Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чит ил журналистлары алдында чыгыш ясады

Ансамбль артистлары берничә композицияне уен кораллары белән җырлап-биеп башкарды.

Татарстан Республикасының дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта флешмоб үткәрде.

Россия һәм чит ил журналистлары, волонтерлар татар фольклоры асылы, халык уен кораллары белән танышты. Ансамбль артистлары берничә композицияне уен кораллары белән җырлап-биеп башкарды.

«Без кыска гына вакыт эчендә чит ил журналистлары алдында сәнгатебезне күрсәтәбез икән, бу барыбер аларның күңеленә безнең милләтебез хакында фикер салу дигән сүз. Ишетсеннәр, күрсеннәр, белсеннәр. Бөтен дөньяга таратсыннар. Без бөтен яктан камил. Безнең сәнгать дөнья күләменә чыгарырлык сәнгать. Халкыбызның милли киемнәре дә, хәрәкәтләребез, уен кораллары, көебез камил, шуның өчен эшләргә дә эшләргә. Бүгенге көндә милли сәнгатькә карашыбыз җитеп бетми. Мин гел әйтеп киләм: Татарстанның бренды, аны халыкара дәрәҗәдә күрсәтү, беренче чиратта, фольклор төркемнәреннән башлана. Мин моны 40лап илдә үзебезнең сәнгатебезне күрсәткән кеше буларак сөйлим, чөнки кайда гына барсак та, чит ил вәкилләре тарафыннан безнең сәнгатебез искитмәле җылы кабул ителә», – дип билгеләп узды флешмобның максатын ансамбль җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев