«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады

Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк.
Татар телендә чыга торган «Тәртип FM» радиосы тапшыруларын бүгеннән башлап тәүлек әйләнәсендә Яр Чаллы шәһәрендә 90,2 ешлыгында тыңлап була. Моңа кадәр Чаллыда яшәүчеләр тапшыруларны бары тик интернетта тыңлый иде.
Чаллыдагы FM ешлык — Татарстанда «Тәртип» тапшырулары тәүлек буе трансляцияләнә торган икенче ешлык (беренчесе Казанда, 93,1 FM). Моңа кадәр дүрт елга якын әлеге тапшырулар чикләнгән сәгатьләрдә «Болгар» радиосы эфирында чыгып килде. Татар җәмәгатьчелеге күп тапкырлар «Тәртип»нең тәүлек әйләнәсе эшләвен сорады. Август уртасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте ярдәме белән «Тәртип» тапшырулары FM ешлыкларда бара башлады, тапшырулар редакциясе исә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте.
«Чаллы шәһәрендә һәм якын-тирә районнарда татар мәдәнияте, сәнгате белән кызыксынучылар бихисап, бу шәһәрне татарның милли-мәдәни үзәкләренең берсе дияргә була. Шуңа да Чаллыда «Тәртип“не көткән аудитория бик зур дип фаразлыйбыз. Биредә безнең «Күңел» радиосы уңышлы эшли иде, инде менә «Тәртип» тә Чаллыга килә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Республика көне уңаеннан Чаллы халкына шундый бүләк ясаганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка рәхмәтләребезне җиткерәбез», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
«Тәртип» нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова тапшыруларның берьюлы ике FM ешлыклы булуын могҗизага тиң күренеш дип атады. «Президентыбызның һәм тыңлаучыларыбызның ышанычын акларга, күңел кушканча нәтиҗәле итеп эшләргә, инде кабат туу бәхете насыйп булган икән, озак итеп яшәргә язсын „Тәртип“кә. „Тәртип“ ле халык югалмый, татар „Тәртип“сез була алмый! Чаллыдагы тыңлаучыларыбызның тәүлек буе эшләүче ешлыкта көтеп калабыз», — диде ул.
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Тәртип»нең әһәмиятен билгеләп, татар халкының аны бик яратуын әйтте. «Миңа „Тәртип“ бик ошый, мин аңа бик теләп ярдәм иттем, аны халык та бик ярата. Беренчедән, анда татар моңы, икенчедән — милләт һәм дин. Аны кеше бик көтеп алды», — диде ул.
«Тәртип»нең форматына килгәндә, Ризәлә Исмәгыйлева аның нигезен элеккечә саклап калачагын әйтте. «„Тәртип“ бүтән форматта эшли дигән сүз түгел, ул нигезен саклап калачак. Аның девизы да „үткән белән көткән арасында күпер салу“ дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү», — диде баш мөхәррир.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачакӨмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.5100
-
21 апрель 2021 - 17:15Татарстан Республикасының иң матур сыерын сайлаячаклар Нәселле терлек конкурсы Казанда 1-3 июльдә үтәчәк АГРОВОЛГА агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырыла.7700
-
20 апрель 2021 - 10:16Алабугалылар «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашу өчен гариза бирә ала Быел технологик якын килү үзгәрде.7600
-
20 апрель 2021 - 09:26Алабуганың Sollers заводы май аенда Аurus серияле производство эшләтеп җибәрәчәк Беренче автомобильләр май аенда сатып алучыларга тапшырылачак.7400
-
20 апрель 2021 - 11:52Алабуга полициясендә атна эчендә төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр турында 272 хәбәр кабул ителгән Әлеге мәгълүмат белән полициянең җирле бүлекчәсендә уртаклаштылар.7200
-
20 апрель 2021 - 13:13Татарстанда 30 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.7200
-
20 апрель 2021 - 15:54Enaecash «Туган тел» җырын хип-хоп стилендә башкарды Шулай ук Enaecash тагын ике татар җырын яздырырга планлаштыра.6500
-
21 апрель 2021 - 16:45Алабугада шәһәр төзелеше советы утырышында 16 гаризаның 6сы хупланды Утырыш район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.6300
-
20 апрель 2021 - 11:09Алабуганың беренче газеталарына язылу дәвам итә 1 апрельдән «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.6200
-
21 апрель 2021 - 11:34Татарстанда бүген көчле җил һәм урыны белән яңгыр көтелә Җилнең тизлеге секундына 9-14 метр, урыны белән ул 15-20 метрга җитәргә мөмкин.5900
-
20 апрель 2021 - 17:30Татарстанда яңгыр һәм 16 градус җылы көтелә Җил көньяк-көнчыгыш юнәлештә исә һәм урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.5700
-
21 апрель 2021 - 13:45Йөкле хатын-кызлар 6 мең 350 сум күләмендә айлык түләүләр алачак Авыр матди хәлдә һәм йөклелекнең иртә срокларында булган хатын-кызларга ай саен акчалата ярдәм биреләчәк.5700
-
21 апрель 2021 - 16:00Леонид Якубович «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган Данлыклы алып баручы «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды.5700
-
21 апрель 2021 - 07:30ТР бизнес-омбудсмены онлайн-сәүдә үсеше һәм Татарстан товарларын алга этәрү турында сөйләячәк Турыдан-туры эфир 21 апрельдә 13.30 сәгатьтә була.5600
-
20 апрель 2021 - 15:40Татарстанда кара еланнар уянган Кара еланга тап булган кешеләр моны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра башлаганнар инде.5500
-
20 апрель 2021 - 09:03Рөстәм Нуриев киңәшмәдә алабугалыларга бүләкләр тапшырды Бүләкләү тантанасы «эшлекле дүшәмбе»дә узды.5400
-
21 апрель 2021 - 11:02Алабугада «Осталар ярминкәсе» үткәрү вакыты үзгәрде Хәзер ул ял көннәрендә сәгать 10.00дән 18.00гә кадәр үтәчәк, ә 1 майдан ярминкә көн саен эшли башлый.5300
-
22 апрель 2021 - 08:10Алабугада елга трамвае 30 апрельдән йөри башлый Кама буенча беренче рейска М-8 пассажир теплоходы 30 апрельдә кузгалачак.5300
-
21 апрель 2021 - 08:19Татарстанда кичә коронавирустан өч кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 20 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 449 кешегә җиткән.5200
-
22 апрель 2021 - 17:12Чаллыда милли матбугат үзәге оештырыла «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларын заманча эшләргә өйрәтәчәкләр.5200
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачак Өмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.5100
-
21 апрель 2021 - 13:05Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.4900
-
22 апрель 2021 - 15:58Алабугада пирамидаль тирәкләр утырталар Бүген эшләр Яр Чаллы шоссесында бара.4700
-
21 апрель 2021 - 08:05Татарстанда 2021 ел урман культуралары сезоны ачылды Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә башланды.4500
-
20 апрель 2021 - 16:42Алабугада үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагын үстерү турында килешү имзаланды Исегезгә төшерәбез, узган ел районга удмурт инвесторлары килде, алар фермер хуҗалыгын актив үстерә башладылар.4400
-
20 апрель 2021 - 14:44Алабуга суды үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карады Фаҗига 2020 елның сентябрендә булган иде.4300
-
21 апрель 2021 - 15:30Татарстанлыларны май аенда берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.4200
-
21 апрель 2021 - 10:23Алабуга районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды Морт авылында үткән киңәшмәгә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар чакырылган иде.4000
-
21 апрель 2021 - 13:23Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләнәчәк Түләүне август урталарында бирә башларга мөмкин.4000
-
21 апрель 2021 - 15:02Алабугалыларга яңартылган территория проектын тәкъдим иттеләр Алабугада 4 микрорайондагы Георгий паркының икенче чиратын төзекләндерү турында фикер алыштылар.3600
-
22 апрель 2021 - 13:30Алабугада «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль этабы узды Конкурста шәһәр һәм районның 18 гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.3100
-
22 апрель 2021 - 14:30Район газетасына язылучылар арасында ювелир эшләнмәләр кибетенә сертификат уйнатыла «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.2800
-
22 апрель 2021 - 12:23Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика