Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

VII Төбәк һәм милли мәгълүмат чаралары форумы: Татарстан – бөтен Россия өчен лидер

Казанда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән матбугат чаралары һәм министрлык вәкилләре милли сәясәт мәсьәләләре хакында фикер алыша.

Бүген Казанда узучы VII Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумында журналистлар һәм хакимият вәкилләре милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыша. Форумга Россиянең 19 төбәгеннән 200дән артык делегат килгән.

«Татарстан күрше төбәкләр өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә кайбер юнәлешләр буенча лидер булып тора. Милли тематика хакында фикер алышу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән журналистларны җыюлары бик әйбәт. Марий Эл Республикасы өчен әлеге мәсьәлә зур әһәмияткә ия, без форумда катнашу һәм коллегалар белән аралашуыбызга шатбыз», - дип искәртте Марий Эл Республикасы мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министр урынбасары Михаил Матвеев.

Министр урынбасары искәртеп узганча, форумда ул башка милли төбәкләрнең вәкилләре белән үзара тәҗрибә уртаклашырга өметләнә. Аның сүзләренчә, Россиядә милләтләрне һәм телләрне саклау турыдан-туры илнең байлыгына йогынты ясый.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

                        Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X