Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ТЕЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ ЕЛЫ

Алабуга Үзәк китапханәсендә февраль – Башкорт әдәбияты айлыгы

2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күп санлы чараларга бай. Бу темадан беркем дә читтә калмый.

Шул уңайдан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да директоры Юлия Нәҗипова инициативасы белән Милли китап елы дип игълан итте. Аны ачу тантанасы 29 гыйнварда булды. Үзәк китапханәдә һәр ай билгеле бер халыкка багышланачак. Шулай итеп, февраль — Башкорт әдәбияты айлыгы. Районның барлык китапханәләрендә дә ай дәвамында әлеге темага багышланган төрле чаралар оештырыла.
1 февральдә, Башкорт әдәбияты айлыгы ачылган көнне, Үзәк китапханә фойесында «Башкорт халкы тарихы» дип исемләнгән фильм күрсәтелде.
Үзәк китапханә абонементында Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы» дигән китап күргәзмәләре циклы эшли башлады. Китапханә кунакларына «Башкорт җире тавышлары» китап күргәзмәсенә дә килергә тәкъдим итәләр.
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Башкортстанның халык шагыйре, драматург, прозаик Мостай Кәримгә багышланган әдәби портрет уздырды.
Ә сез Башкортстанда дөньякүләм танылган 7 могҗиза барлыгын белә идегезме? Китапханәче-гид тарафыннан китапханә укучылары өчен бу темага видеопрезентация әзерләнгән. Башкортстанның җиде могҗизасы:
1. Башкорт балы;
2. Салават Юлаев һәйкәле;
3. Курай;
4. Янган тау;
5. Шүлгән Таш мәгарәсе;
6. «Урал Батыр» эпосы;
7. Красноусолдагы тозлы су чыганаклары.
Танылган башкорт язучысы, шагыйрә Гөлнур Якупованың «Ерткыч каны» китабы буенча буклет чыгару планлаштырыла. Бу як турында тулырак белергә теләүчеләр өчен Үзәк китапханә фондларыннан Башкортстан Республикасы һәм башкорт телендә язылган матур әдәбият исемлеге төзелгән.
Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Башкортстанның әдәби дөньясы» исемле виртуаль күргәзмә әзерләгәннәр, анда башкорт балалар язучылары әсәрләре белән китаплар тәкъдим ителгән.
18 февральдә Үзәк балалар китапханәсенең яшь укучылары Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендәге яшьтәшләре белән онлайн-очрашу үткәрде. Алар Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм районыбыз китапханәләрендә Милли китап елына багышланган «Башкорт шигърияте дөньяның төрле телләрендә» төбәкара шигърият онлайн-мәйданчыгында катнашты.

Фотолар Алабуга Үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев