Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ТЕЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ ЕЛЫ

Алабугада Шәҗәрә фестивалендә генеалогик агачны 1280 елдан башлап тәкъдим иткән гаилә җиңде

Алабугада «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе конкурс-фестиваленең зона этабы узды.

Алабугада Шәҗәрә конкурсының зона этабында җиңүчене билгеләделәр.

Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнары һәм Яр Чаллыдан 9 гаилә зона этабына җыелды.

Билгеләп үтик, алар — үз районнарында җиңүчеләр. Конкурста катнашучылар үзләренең милли ризыклары, концерт номерлары һәм шәҗәрә презентациясе белән таныштырдылар.


Нәтиҗәдә, безнең районда узган зона этабында Актаныш районыннан Мәсәлимовлар гаиләсе җиңүче булды. Хәзер алар өчен чираттагы этап 15 майда республика күләмендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. 

Алабуга районыннан Мироваевлар икенче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев