Бар тормышын милләтенә багышлаган
Бүген Габдулла Тукайның тууына 137 ел булган көн.
Татарларга гына түгел, бөтен дөньяга үз милләтенең моңлы җанын ачып биргән Тукай аз гына гомере эчендә милли әдәбиятны эчтәлеге, яңгырашы ягыннан яңа баскычка күтәргән әсәрләр иҗат итеп өлгергән.
Тукай, чын мәгънәсендә, татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булып тора. Милләт язмышы өчен көрәшкән Тукайның бөтен тормышы халыкка багышлана.
Шагыйрьнең бала чагы
Бөек татар шагыйре Тукайның туган көнен белмәүчеләр сирәктер. Габдулла Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Аңа дүрт ай ярым булганда, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулла вакытлыча шул авылның Шәрифә исемле фәкыйрь генә бер карчыгына калдырыла. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра, аны үги әтисе дә какмый, тик мондый бәхет озакка бармый, баланың әнисе дә якты дөньядан китеп бара. Үги әтисе аны бабасы янына Өчилегә озатырга мәҗбүр була.
Бәләкәй малай ятимлекне дә, ачлыкны тулысынча татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Көннәрнең берендә Габдулланы Казанга баручы бер ямщиккә утыртып җибәрә. Анысы Печән базарына килгәч: «Асрамага бала бирәм, кем ала?», — дип кычкырып йөри. Шундагы халык арасыннан бер кеше аны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы була. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң Габдулланы Кырлай исемле авылга — гаиләсендә ир баласы булмаган Сәгъди абзыйга уллыкка алалар. Кечкенәдән авыл тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылыннан Бәдретдин исемле кеше эзләп таба һәм Җаекка алып китә.
Уральск
1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск (Җаек) шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Галиәскәр Усманов һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы, беренче мәртәбә ачыктан-ачык, Беренче май демонстрациясенә чыга. Җәй урталарында һәм көзен дә берничә тапкыр халык җыеннары уздыралар.
Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләккән була. «Мотыйгия» мәдрәсәсендә алдынгы карашлы Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең әсәрләре белән таныштыра. Бу мәдрәсә каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Баштарак русча бер нәрсә дә аңламаган Габдулла, берничә айдан соң, йөгерек укый башлаган, тора бара Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. 1905 елгы революцион күтәрелеш чорында басылып килгән «Фикер» гәҗите, «Уклар» һәм «Новый век» журналында Тукай шигырьләрен киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итә.
Габдулланың белемгә омтылышы көчле була, ул өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.
1905 елның сентябрендә үк «Әл-гасрелҗәдид» журналында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан Тукай "Әл-гасрелҗәдид«тә фактик редактор була. Хыялы — сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә ул тормышка аша. Бу «Уклар» журналында да фактик редактор үзе була.
1905–1907 елларда Тукай кыю публицистик язмалар белән чыгыш ясый.
Казан
Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир, диләр. Габдулланы да туган туфрагы тарта, 1907 елда, көз җиткәч, ул Казанга кайта. Биредә Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Сүнчәләй һәм башкалар белән дуслаша.
1910 елда Казанда «Ялт-йолт» дип аталган сатира журналы (редакторы журналист Әхмәт Урманчиев) чыга башлый. Габдулла бөтен көчен журналга бирә, сатирик әсәрләренең күбесе шунда басыла. Шагыйрьнең актив иҗтимагый тормыш алып барганлыгы мәгълүм. Мәсәлән, ул Шәрык клубындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләр оештыруда башлап йөрүчеләр белән бергә була. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укый, шәһәр яшьләре Габдулла Тукайга таң кала.
Бала чактан юклык белән үскән Габдулланың сәламәтлеге торган саен начарая. 1913 елның башында шагыйрьнең хәле нык авырлаша, ләкин ул язуыннан туктамый. Соңгы айларында иҗат иткән әсәрләре шагыйрьне чын мәгънәсендә туган халкын яратучы, үз иленең гражданы һәм тарихны аңлаган шәхес буларак күрсәтә.
1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апрель) бөек Тукайның гомере өзелә. Сөекле шагыйре белән хушлашырга бөтен Казан халкы чыга.
Шагыйрьнең мирасы мәңгелек
XX йөз башында татар тормышында килеп туган үзгәрешләр һәм яңалыклар — барысы да Тукай йөрәге аша узган. Иҗтимагый-сәяси хәлләр, әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә барган вакыйгаларның берсе дә Тукай игътибарыннан читтә калмаган. Искелек тарафдарларына каршы көрәшүче дә, хатын-кыз азатлыгын, яшьләрнең җәмгыятьтәге урынын яклап, көн-төн матбугатта чаң кагучы да — Тукай. Халык мәгарифен кайгыртучы, мәктәпләрдә әдәбият дәресләрен укытучы, милли тарихны өйрәнүче, халык авыз иҗатын барлап җыючы һәм таратучы да — Тукай.
Шагыйрь дөнья әдәбиятларының алдынгы традицияләреннән үрнәк ала. Көнчыгыш әдәбиятыннан Хафиз, Низами, Фирдәүси, Хәйям, Көнбатышныкыннан Шекспир, Байрон, Гете, Шиллер, Гейне кебек танылган фикер ияләре һәм шагыйрьләренең әсәрләрен укып өйрәнә. Рус әдипләреннән Тукай Пушкин, Лермонтов, Грибоедов,Толстой, Крылов , Некрасов, Тургенев, Никитин, Кольцов, Плещеев, Белинский, Писарев, Горький һәм башкалар иҗатына мөрәҗәгать итә. Шагыйрьнең шигъри тәрҗемәләре татар укучысын Жуковскийдан Горькийгача дистәләгән рус әдипләре иҗаты белән таныштыра.
Тукай шигърияте туган җиргә, туган халкына мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Аның иҗатында халыклар дуслыгының изге максат булуына инану ярылып ята.
Тукай бөек шагыйрь генә түгел, әдәби тәнкыйтьче дә. Татар әдәби тәнкыйте өлкәсендә аның «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» мәкаләсе зур әһәмияткә ия.
Ул үзе яшәгән чор әдәбиятының төп проблемаларын күтәргән тәнкыйть мәкаләләре яза, матбугатта вакыйга булырлык әдәби әсәрләргә бәя биреп, рецензияләр белән чыгыш ясый. Әдәбиятта халыкчанлык һәм тормышчанлык, әдәби осталык һәм идеялелек, милли әдәбиятның дөнья әдәбиятларына мөнәсәбәте — болар барысы да беренчеләрдән булып шагыйрь күтәреп чыккан мәсьәләләр. Феодаль торгынлыкка каршы чыгу, милли тигезсезлекләрнең тамырын юкка чыгару турында шигъри сүз шәрекъ дөньясы өчен зур кыюлык һәм алга китеш була.
Габдулла Тукай иҗаты дөнья күләмендә әһәмиятле, чөнки ул аңа кадәр гасырлар дәвамында аерым үсештә булган Көнчыгыш һәм Көнбатышның шигъри традицияләре үрнәгендә, татар әдәбиятын милли нигездә үстерә.
Габдулла Тукайның әсәрләре үзе исән чагында ук Россиянең иң ерак төбәкләренә барып җитә. Шагыйрьнең 90 һәм 100 еллык юбилейларын уздырган чакта Казанда һәм Мәскәүдә үткәрелгән бәйрәм кичәләреңдә һәм гыйльми конференцияләрдә, үзәк һәм җирле матбугатта ясалган чыгышларда Тукай шигърияте аеруча югары бәяләнә. Чыңгыз Айтматов (1928-2008) чыгышыннан бер өзек: «Төрки телле халыкларга Тукай иҗатының тәэсире җуелырлык булмады, әле бүген дә без аның җылылыгын үзебездә тоеп яшибез. Безнең Урта Азия республикаларында Тукай әсәрләрен укып, кайчан да булса бер рухланмаган кеше, гомумән, юктыр, дип уйлыйм».
Димәк, татар әдәбияты вәкилләре генә түгел, төрки телле язучылар да XX гасыр дәвамында Тукай шигърияте белән рухланган.
Тукай талантының әһәмияте аның шигърият дөньясы белән генә чикләнми. Татар балалар әдәбиятының елга башында да Габдулла Тукай тора.
Сабыйлар өчен язылган «Шүрәле», «Су анасы» поэмалары, «Кәҗә белән сарык хикәясе», «Алтын әтәч», «Бала белән күбәләк», «Карлыгач» кебек шигырьләре татар балалар әдәбиятының алтын фондын тәшкил итә. Аларны өйрәнеп, татар милләтенең дистәләгән буын балалары тәрбияләнде.
Татар музыка сәнгате, балет жанры тууында да Тукай иҗатының роле гаять зур. Мәшһүр композитор Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург театрларында гына түгел, күп кенә Европа илләренең башкалалары сәхнәләрендә шаулап барды, татар музыкасын дөнья аренасына алып чыкты. Тукай шигырьләренә күпме халык җырлары иҗат ителгән, күпме композитор әсәрләр тудырган! XX гасырда татар профессиональ сынлы сәнгате үсешендә, милли рәссамнарның иҗат уңышларында да Тукай йогынтысы бар. Татарстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Дәүләт бүләкләре дә Габдулла Тукай исемен йөртә.
Төп фото: Татар-информ.
Һәйкәл фотосы редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев