Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ТЕЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ ЕЛЫ

«Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, йолалары онытылмасын!»

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауда, аны киләчәк буынга җиткерүдә зур эш алып бара. Аның белән үз эшенең остасы Эльмира Әхмәтҗанова җитәкчелек итә.

— Эльмира Михайловна, сезнең эшчәнлегегез нинди максатларга юнәлдерелгән?
— «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы 1990 елда оешкан. Эшебезнең төп максаты булып татар халкының югалып барган гореф-гадәтләрен яңадан халыкка кайтару, аны киләчәк буынга җиткерү тора. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, йолалары яшәсен, онытылмасын иде! Шул уңайдан без күп кенә осталык дәресләре, бәйгеләр үткәрәбез. Әйтик, татар хатын-кызларының милли баш киеме — калфак тегү, чигү, татар халык ашларын пешерергә өйрәнү һәм башкалар. Куелган максатларга ирешү өчен төрле юнәлештә эшләргә була, безгә ул яктан бернинди дә чик куелмый. Бары тик бөтен булган фантазияне, осталыкны эшкә җигәргә кирәк. 
— Без «Ак калфак»ның күп кенә чаралар уздыруын һәм район чараларында катнашуын беләбез. Шулар турында тулырак мәгълүмат бирә алмассыз микән.
— Соңгы елларда бик зур эш башкарылды. 2015 елдан 2019 елга кадәр «Этно-мәдәни сукмак» дип исемләнгән проект эшләде. Әйтик, аның кысаларында Алабуга районы Илмәт авылында татар халкының күркәм йоласы — "Каз өмәсе«н үткәрдек. Шулай ук татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә — кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнгән. Шулай итеп, Дөм-Дөм авылында «Бирнә сандыгы җыю» йоласын да күрсәттек. Ул клуб хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре ярдәмендә сәхнәләштерелде. Чара мәзәкләр, табышмаклар, татар халык җырлары белән үрелеп барды.

Шулай ук «Килен кайнана туфрагыннан» проекты уңышлы эшләде, без аны киләчәктә дә дәвам итәргә җыенабыз. Минемчә, уңышлы проектларның тагын берсе — «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе. Ул быел дүртенче тапкыр үткәреләчәк. 2020 елда әлеге бәйгегә 183 гариза кабул ителде, районнан 155 кеше катнашты. Шулай ук күптән түгел генә «Татар малае» бәйгесе, «Калфагым, әй, калфагым...» дип исемләнгән калфак тегү буенча осталык дәресе үтте.

Хәзерге вакытта «Татар кызчыгы» бәйгесенең онлайн сайлап алу туры бара.
— Бер кешегә генә шундый зур эш алып бару бик зур тырышлык, осталык таләп итә. Әлбәттә, сезгә ярдәм итүчеләр дә бардыр. Районда нинди оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итәсез? Сезнең киләчәккә планнарыгыз?
— Әлбәттә, бер кешегә генә мондый зур проектларны гамәлгә ашыру авыр. Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе, Мәгариф идарәсе, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, 32, 34нче балалар бакчалары, «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе белән тыгыз эләмтәдә торабыз. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова минем һәр идеяне хуплый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Киләчәккә планнар зурдан. Якын арада клублар системасы белән берлектә «Чигелгән сөлге» бәйгесе башланып китәчәк. Төрле яшь төркемнәре буенча эшләр кабул ителә, кыскасы, кечкенәләр дә, өлкәннәр дә катнаша ала. Әбиләребез, әни-апаларыбыз яшь чагында чигә белмәгән кыз булды микән?! Ә хәзер ул онытылып бара, шуңа күрә төп максат — чигүне көнкүрешкә кайтару. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә «Бишек җырлары» бәйгесе бара, ул кечкенәләр өчен каралган. Хәситә, изүлек тегү буенча да осталык дәресләре булачак. Бәлки, киләчәктә бәлеш пешерү буенча да мастер-класс үткәрү насыйп булыр. Моңа кадәр булган проектлар да дәвам итәчәк.
— Март ахырыннан «Нәни хуҗабикә» клубы эшли башлый. Ул нидән гыйбарәт?
— Бу клубка теләге булган һәр сабый килә ала. Әниләре белән бергә килә алсыннар өчен, бәлки ул ял көннәрендә, атнага бер тапкыр үткәрелер. Иң беренче без алар белән камыр басып, токмач кисәргә, аннары инде тамбур белән чигәргә өйрәнәчәкбез. Элеккеге татар йортын тамбур белән чигелгән япмалар, эскәтерт, тастымаллар, намазлык кебек әйберләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Хатын-кызларның алъяпкычлары, күлмәкләре, ирләрнең күлмәк якалары һәм башка бик күп татар халык киемнәре шулай ук тамбур белән чигеп бизәлгән. Иң мөһиме — балаларны кечкенәдән үк әлеге шөгыльгә өйрәтү, эшнең барлык нечкәлекләренә төшендерү, аның матурлыгын күрсәтү. Моннан кала гореф-гадәтләрне саклау, киенү, сөйләшү әдәбе һәм башкалар буенча эш алып барылачак. «Ак калфак» оешмасына теләге булган һәркем мөрәҗәгать итә ала.
— Эльмира ханым, хатын-кызга, нинди генә һөнәр иясе булса да, уңышка ирешү җиңел түгелдер дип уйлыйм.
— Кайсы гына эшне алсак та, тырышлык куймый, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Әлбәттә, үҗәтлек, сабырлык, һәм, әлбәттә, сиңа ышанып тапшырылган эшкә карата кызыксыну таләп ителә. Үз эшеңне яратып эшләгәндә генә, югары үрләргә менәргә мөмкин. Минемчә, хезмәттәшләребез, якыннарыбыз ярдәменнән башка алдыбызга куелган бер генә бурычны да үти алмас идек. Безнең төп бурычыбыз — гореф-гадәтләребезне хөрмәт итү, аларны киләчәк буыннарга җиткерү, энҗе-мәрҗәннәргә тиң татар телен тагын да үстерү һәм баету. Татар теле татарларга да кирәк булмаса, киләчәктә безне нәрсә көтә?! Тел һәм аның киләчәге безнең кулда. Кечкенә чагында татар телен бик яхшы белмәсәм дә, 9 сыйныфка әниемнең туган ягына — Балык Бистәсе районы Яшма авылына күченгәч, өйрәнергә туры килде. Ул вакытта бик күп татарча китаплар укыганым хәтердә, шулай саф татарча сөйләшергә өйрәндем. Ә балаларыма татар теленең аһәңен тоярга, аның бар матурлыгын җиткерергә тырышам. Аларның телләре «әни», «әти» дип ачылды, өйдә саф татарча сөйләшәбез, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез, татар халык ашларын яратып пешерәбез. Тамчыдан күл җыела, ди халык, һәрберебез тел язмышы өчен тырышса, һичшиксез, телебез югалмас, үсәр. 
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев