Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

2020 елда Татарстанда 44 юл объектын төзекләндерәчәкләр

Быел Татарстанда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Казан агломерациясендә – 27, Чаллыда – 15, Түбән Камада 2 объект төзекләндереләчәк. Моның өчен 4,6 миллиард сумга якын акча тотылачак. Әлеге акчаларның 2,1 миллиард сумы – федераль бюджеттан.

Татарстанда әлеге илкүләм проект узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Аңа кадәр республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле федераль проектында катнашты.

 “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” – илдә 2019 елның гыйнварыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

Узган елда Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев