Алабуга нуры

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе илкүләм проектларны яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыгыш ясады

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда илкүләм проектларны яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары арасында конкурс үткәрү турында белдерде.

Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны иң яхшы мәгълүмати тәэмин итүгә бәйге игълан итәргә тәкъдим итә. Шулай ук ул "Татмедиа" га һәм журналистлар корпусына ярдәм итүгә өмет белдерде. Бу ел нәтиҗәләре буенча республика парламентында халыкка рәхмәт белдерергә мөмкин булачак, дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Аның фикеренчә, конкурста федераль һәм республика дәрәҗәсендәге массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларыда катнашырга тиеш.

Фәрит Мөхәммәтшин конкурс, жюри составын сайлау, журналистларның эшләрен профессиональ бәяләү өчен, "Татмедиа"га мөрәҗәгать итте. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Россиянең башка төбәкләре дә шундый ук тәкъдим белән чыгыш ясаячак.

Парламент башлыгы илкүләм проектларның Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителүен әйтте. Ул ассызыклаганча, әлеге максатларга 53 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе, милли проектлардан тыш, Татарстанда 50 проект гамәлгә ашырылачагын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, узган ел 48 республика проекты булган, һәм проектларны тормышка ашыру өчен бюджеттан зур акчалар бүлеп бирелгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: