Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда мәдәниятне үстерүгә илкүләм проект буенча 1,2 млрд сум юнәлдерелгән

Шуларның 457 миллионы республика бюджетыннан алынган.

2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларындагы чараларга 1,2 млрд.сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шуларның 457 миллионы республика бюджетыннан алынган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акчаларның күп өлеше төзелеш һәм реконструкциягә, шулай ук мәдәни учреждениеләрне җиһазлауга киткән. Мәсәлән, төбәк проекты кысаларында ике күп профильле мәдәният объекты — Яшел Үзән һәм Алабугада Мәдәни үсеш үзәкләре сафка бастырылды.

Калган финанслауны иҗади проектларга, мәдәният хезмәткәрләрен укытуга, фестивальләр үткәрүгә, виртуаль концерт заллары булдыруга һәм цифрлы форматта мәдәни чаралар үткәрүгә юнәлдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев