Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанның 100 легендар бренды өчен тавыш бирү башланды

Бүген “Татарстан Республикасының 100 легендар бренды” проектында тавыш бирү башланды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Аның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге проект ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә.

Легендар бренд өчен һәркем тавыш бирә ала. Моны сылтама буенча эшләргә мөмкин.

Әйдәп баручы 100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Проект аларның ничек төзелүе һәм үсеш кичерүе хакында сөйләячәк, өстәвенә, ул дөнья һәм Россия базарларына чыкканнарын гына түгел, ә җирле һәм район күләмендәге барлык өлкәләрне дә (сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, гаммәви мәгълүмат чаралары һ.б.) кузгатачак.

Сүз уңаеннан, исемлектә Алабуга брендлары да бар. “Алабуга шәһәрчеге”, “Алабуга сөте”, “АлАЗ” һәм “Эссен продакшн”.

Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Легендар брендларны, 57 җиңүчене сайлап алып, 16 тармак буенча билгеләячәкләр.

Калган 43ен Татарстанның һәр районында сайлаячаклар – тавыш бирү 1-31 март көннәрендә узачак. Әлеге этапта катнашу өчен гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев