Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

18 майда Халыкара Музейлар көне үтте.

Музей-тыюлык хезмәткәрләре Ленин мәйданында Музейлар көненә багышланган бәйрәм үткәрде.

Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәпләр укучылары, тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар, әби-бабайлар җыелган иде. Чара уен формасында булды. Катнашучылар мәйданчыкларда төрле ярышларда катнашып, бүләкләр  алды, шулай ук концерт чыгышларын карый алды.

Бәйрәм белән котлап, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко:

– Алабуга шәһәре тарихи биналар, истәлекле урыннар һәм музейларга бай. Без үз тарихыбызны белергә тиеш, шул вакытта безнең шәһәребез шушындый матур булып калыр, – диде.

Шулай ук Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова да бәйрәмгә килүчеләрнең барысын һәм музей хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләде.

“Музейлар төне” чарасында Алабуга да читтә калмады. Музей ишекләре кичке алтыда ачылды. Заманча сәнгать залында кунакларны Татарстан рәссамы Виктор Хрулевның шәхси күргәзмәсе көтә иде. Аның картиналарында Алабуга табигатен дә күрергә була. Шушында ук скрапбукинг, рәсем ясау һәм йон әвәләү буенча мастер-класслар оештырылды.

Без кызым белән Яр Чаллыдан килдек. Хәзер кәгазь чәчәкләро ясыйбыз, бик матур булыр дип уйлыйм, − ди Оксана Алексеева.

Хәтер музеенда бу көнне шулай ук кеше күп иде. Бирегә килүчеләргә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүмәт табарга, хәрби киемдә фотога төшәргә, Алабуганың теге яки бу музее дөньяның кай ягында урнашканын компас ярдәмендә билгеләргә, фронт хатларын укырга һәм диңгезчеләрчә төен ясарга өйрәнергә мөмкин булды.

Диңгез темасы очраклы алынмаган. Бер бүлек сугыш елларында Төньяк флотта хезмәт иткән Борис Забражных истәлегенә багышланган.

− Бүген мин гадәти диңгез төене, “сигезле”не, якорь төене һәм булинь ясарга өйрәндем, − диде 9 яшьлек Илдар Шәяхмәтов, ул әти-әнисе белән килгән.

Глеб Персидский да гаилә белән.

Бер кичтә бар музейларны күрү мөмкинлеге бу, төрле чараларда катнашып була. Безгә Надежда Дурова музее бик ошады. Анда төрле биремнәр үтәдек, ботка һәм чәй белән дә сыйладылар, − диләр Персидскийлар.

Декоратив-кулланма сәнгать музее остаханәсендә Көнчыгыш ил мохите хөкем сөрә иде. Япон милли киемнәреннән кызлар оригами техникасына,  иероглифлар язарга, уенчыклар ясарга, канзаши ысулы белән бизәнү әйбере әзерләргә өйрәтте. Теләгән һәркем чын чәй тамашасында катнашты.

− Ел саен мин балалар белән йөрим, быел кызларымның иптәш кызы да кушылды. Чәй табынында булдык, бик күп кызыклы нәрсәләр белдек, − диде  Светлана Айдарова.

Аның балалары әйтүенчә, чәйдән соң аригато дияргә, ягъни рәхмәт әйтергә кирәк, ашаганда таякчыклар белән болгарга ярамый икән.

Алабуга музейларын бер кичтә алты меңгә якын кеше карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев