Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла

Быел Татарстанда көллият һәм техникумнардагы студентлар өчен 12 остаханә төзелә. Моның өчен «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында 62 миллион сум бүленә.

Остаханәләрне Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы, Казан радиомеханика көллияте, Лаеш техник-икътисад техникумы, Яр Чаллы политехник көллияте һәм Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында оештыралар.

Анда студентлар «Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр», «Транспортка хезмәт күрсәтү һәм логистика», «Сәнәгать һәм инженерлык технологияләре», «Социаль өлкә» кебек юнәлешләрдә белем алачак, ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырылучы «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 2019-2021 елларда Татарстанда 11 һөнәри белем бирү оешмасында барлыгы 52 остаханә булдырылган. Бүлмәләргә ремонт ясау һәм заманча уку-укыту, лаборатория һәм җитештерү җиһазлары алуга 522 миллион сум тотылды.

Россиядә икүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла. Алар, «Кеше капиталы», «Тормыш өчен уңайлы мохит» һәм «Икътисади үсеш» кебек өлкәләрне үстерүгә юнәлтелгән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.youtube.com/watch?v=gY77dpha3rM
2
X