Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

26 июньдә Алабугада Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм Яшьләр стадионында — Шишкин буаларында үтте. 

Чараның нәкъ менә монда узуы да юкка түгел — биредә җыелган халык гүзәл табигатькә хозурланып, күңел ачып, ял итеп тә вакытын уздыра ала.

Райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Фәрит улы Нургаянов бәйрәм белән котлады:
— Бүген илебездә, шул исәптән, Алабугада, яшь буынның үсеше өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Сез яшь, көчле. Бары тик алга!
Район башлыгы исеменнән ул «Форпост» үзәге муниципаль бюджет учреждениесенең җәмәгать тәртибен саклауны оештыру бүлеге мөдире Марина Фәйзрахмановага шәһәр һәм районның яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырды. Бу көнне шәһәрнең актив яшьләрен бүләкләделәр.

Яшьләр көне булса да, бу көнне сабый баладан башлап олы яшьтәгеләр дә үзләренә ошаган шөгыль таба алды. 

Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мастер-класслар да оештырылган иде. Кемдер кулдан берсеннән-берсе матур эшләнмә ясый, кемдер кызыклы биремнәр үти. Күпләр үзләрен шахмат уенында сынап карады. Бер якта балалар җәйге хоккей уйный, ә икенче якта армия сугышлары бара. Кыз-малайларның да бу спорт уеннарына гашыйк булуы сөендерә, әлбәттә, тик спортның бу төре җиңелләрдән түгел. Яшьләр дә көч сынашты, кайберәүләр авыр штанга да күтәрде.

Бәйрәм, чыннан да бик күңелле узды. Уен-көлке, төрле чаралар җыр-бию белән үрелеп барды. Шәһәребез йолдызлары — иҗат коллективлары — халык күңелен җилкетеп, матур бию һәм җырлар башкарды. 

Сәхнәдә Zumba бию фитнес-программасы да игътибарны җәлеп итте. Латин Америкасы һәм дөнья ритмнарына нигезләнгән булганга, әлеге биюләр яшьләргә дә, өлкәннәргә дә ошый.

Күпләр сагынып көткән мизгел— һава шарында очу килеп җитте. Кайберләүләр җирдән карап калса, икенчеләре инде утырып, һавага күтәрелде.

Бәйрәмнең махсус кунаклары — Алексей Котлов, Chayan-Family, «Русский размер» төркеме ямь өстенә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев