Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Адымнар-Алабуга»да беренче чиреккә йомгак ясалды

Алабугада «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында белем бирү процессын оештыру" темасына «түгәрәк өстәл» узды.

«Түгәрәк өстәл» эшендә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, Алабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева катнашты. Утырыш барышында беренче чиреккә йомгак ясалды.

— Без беренче нәтиҗәләрне күрәбез һәм алар шактый кызыклы. Ата-аналар бәяләвенчә, барысы да уңай. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге мәктәпне шефлыкка алачак, коллектив беренче эш көненнән үк методик ярдәм белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә күп кенә булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре, мәктәпкә килеп, киләсе елга мәктәпкә ничек укырга керү белән кызыксына. Бу — мәктәпнең дөрес юлда баруын аңлата, — дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова белем бирү сыйфатын күтәрү буенча Координация Советының роле турында сөйләде. «Түгәрәк өстәл» барышында шулай ук полилингваль комплекс укучыларын диагностик тикшерү нәтиҗәләре дә яңгырады. Катнашучылар «Адымнар-Алабуга» укучыларының олимпиадаларда катнашуы буенча чаралар, аларны йомгаклау тестларына әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев