Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Акварель» балалар вокаль студиясе юбилеен билгеләп үтте

Бүген ансамбльдә 3тән алып 16 яшькә хәтле 120 бала шөгыльләнә.

Шәһәрдәге барлык чараларда да актив катнашучы ансамбль менә 15 ел инде үзенең тамашачыларын сөендереп тора. Коллективны Юлия Корнилова җитәкли. 
Юлия Корнилова үзе бала чагыннан «Ноктюрн» вокаль ансамблендә шөгыльләнгән. Шул ук вакытта фортепиано классы буенча музыка мәктәбенә дә йөргән.
— Һәрвакыт, уйный башлар алдыннан мин үземә вокаль-хореография ансамбле җитәкчесе булырмын дия идем. Ул чакта миңа ун яшь иде, — ди ул.
Юлия Корнилова Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен бик яхшы тәмамлаган. «Акварель» атамасын ул үзе уйлап тапкан.
— 7 нота — салават күперенең җиде төсе, салават күпере якты балачакны хәтерләтә, — ди җитәкче. Аның күзаллавынча, мондый атама — ул матур киемнәр, чыгышлар һәм бәхетле балалар. 
Бүген ансамбльдә 3тән алып 16 яшькә хәтле 120 бала шөгыльләнә. Алар бирегә атнасына ике тапкыр йөри. 
Ансамбль Мәскәүдә, Анапада, Туапседа конкурсларда булган, бөтен Татарстанны йөреп чыкканнар. Алар күп кенә Гран-при иясе һәм төрле иҗади фестивальләр лауреатлары. 
Соңгы елда аларның зур уңышы — эстрада сәнгатенең «Созвездие — Йолдызлык» республика фестивалендә җиңү. Нәкъ шунда вокаль студиянең «Фантазерлар» төркеме 3 урынга лаек булган, ә башлап җырлаучы Вера Трофимова «Без бергә» халык иҗатының милли балалар фестивалендә Гран-при алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев