Ал погоннар батырлыгы
Ун ел элек Алабуга суворов хәрби училищесы ишекләрен ачкан иде, хәзер ул иң яхшы уку йортларының берсе санала.
Бирегә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән егетләр укырга керергә тели.
Юбилей чарасына кунаклар килде. Бәйрәмгә җыелучыларны район җитәкчелеге исеменнән Алабуга район Советы Аппаратының җитәкчесе Александр Романов котлады. Ул заманча ысуллар, матди-техник нигез һәм яңача укыту булачак полиция кадрларын югары дәрәҗәдә әзерләргә мөмкинлек бирә. Тарихи һәм мәдәни йолаларга бай Алабуга, аның күпмилләтле халкы суворовчыларда югары гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә булыша.
– Кадерле беренче курс суворовчылары, бүген сез суворовчылар туганлыгын мәңгегә сакларга ант иттегез. Училищеда тәрбияләнүчеләр – куәтле, бердәм команда, алар бер максатка таба бара. Өч ел буе, иңгә-иң торып, сез кыенлыкларны җиңәчәксез һәм яңа биеклекләргә ирешәчәксез. Ал погоннарны һәм суворовчы дигән горур исемне намус белән йөртегез, – дип мөрәҗәгать итте Александр Романов яңа гына ант биргән егетләргә.
Быел алабуга суворовчылары сафына илле кеше өстәлде. Рамис Кадыйров Оренбург өлкәсеннән. Эчке эшләр министрлыгы системасында хезмәт итү турында бала чактан ук хыялланган. Суворовчылар училищесына укырга кергәч, максатына бер адымга якынлашкан. Аны тәбрикләргә әти-әнисе, дуслары килгән. Иптәшләре бирегә укырга кереп караган булган, ирешә алмаганнар.
– Укырга керүемә бик шатмын. Беренче айда миңа бик ошады, абитуриент чактан ук, үземә дуслар да таптым, – ди Рамис.
Балык Бистәсеннән Ратмир Савельев шулай ук ЭЭМ хезмәте турында уйлап йөри. Училищега керер алдыннан ул яшьармиячеләр сафларында торган. Хәрәкәттә катнашучы барлык дуслары аны хуплар өчен килгән.
– Бераз кыенрак, әмма мин булдырырмын. Монда керү – киләчәк хезмәтемә ирешү мөмкинлеге ул, һәм минем укуым файдага гына булачак, – ди яшүсмер.
Училище башлыгы Павел Валов үзенең котлау чыгышында:
– Кичәге мәктәп укучылары һәм булачак тәртип саклаучылар өчен безнең уку йорты әле күптән түгел генә ишекләрен ачкан иде, менә ун ел инде бурычларын уңышлы башкарып килә. Шушы арада училище ныгыды, аякка басты, һәм без бүген хаклы рәвештә нәтиҗәләр белән дә, чыгарылыш белән дә горурлана алабыз, – дип белдерде.
Әлбәттә, шундый истәлекле көндә иң яхшы хезмәткәрләрне лаеклы бүләкләр көтә иде. Бәйрәм кунаклары да җылы сүзләрен, киңәшләрен һәм теләкләрен әйтеп, бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев