Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга 77 нче Җиңү язын каршы алды

Алабугалылар бу көнне аеруча көтеп алды. 

Иртәнге сәгать 10га бар халык Мәдәният йортына җыелды. «Үлемсез полк» йөреше нәкъ менә шуннан башланып китте. Кемдер үзенең әтисен, кемдер бабасын, кыскасы, бу авыр сугышта катнашкан, аның ачысын татыган газизләренең фотосурәтләрен күтәргәнннәр. Бу йөрештә район җитәкчеләре, мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йорты студентлары, шәһәр халкы — якынча 5 мең кеше катнашты.

КФУның Алабуга институты галиме Анатолий Борисов үз әтисенең фоторәсемен алып чыккан иде:

— Борисов Михаил Николаевич. Хәрби десант парашютчысы. Аларга төрле җирләрдә сугышырга туры килгән. Карелиядә көрәшкән. Аннары Венгрия, Австриядә булган. Венаны алуда катнашкан. 1945 елның 26 апрелендә аны җәрәхәтлиләр. Күрәсез, Җиңүгә бик аз гына калган булган. III дәрәҗә Дан Ордены белән бүләкләнгән.

Йөрештә кеше күп катнашты, ә катнаша алмаганнар аны өйләреннән чыгып та күзәтте. Хәтер мемориалына чәчәкләр куелды.
Бәйрәм Шишкин буаларында дәвам итте. 

Район башлыгы Рөстәм Нуриев әйтүенчә, 9 май безнең тарихыбызда Бөек көн, ул илебезнең һәр гражданы өчен кадерле. Бу Җиңүдә якташларыбыз өлеше зур. Якынча 12 мең алабугалы фронтка киткән, шуларның 7 меңе сугыш кырында вафат булган. Бөек Җиңү якынлаштырган геройларыбыз турында истәлекләрне без кадерләп сакларга; фронттан килгән хатларны, гаилә архивындагы фотолар белән бергә, балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшырырга тиешбез. Рөстәм Мидхәт улы, тыныч күк йөзе, сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләп, халкыбызның үлемсез батырлыгы хөрмәтенә кабызылган мәңгелек утның сүнмәячәген әйтте.

ТР Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды: «Сезне чын күңелемнән күпмилләтле Советлар Союзының Җиңү бәйрәме белән котлыйм. 1945 елның 9 Маендагы онытылмас яз кичендә яңгыраган озак көткән Җиңү салюты Ватаныбыз күгендә яңгыраган вакыттан 77 ел узды. Бөек Җиңү — Ватаныбызның тарихи бөеклеге, халык рухының ныклык билгесе, гаделлекнең явызлыкны җиңүенә ачык мисал».

ТРның 6 нчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы җәмгыятенең генераль директоры Тимур Наил улы Шәһивәлиев тә ветераннарны һәм барлык алабугалыларны бәйрәм белән тәбрикләде:

— 1945 елның 9 маенда без җиңгәнбез. Ул Җиңү һәрберебезнең күңелендә саклана. Бу Бөек көнгә килеп җиткәнче, күпме авырлык кичерергә туры килгән. Ул календарьдагы гади кызыл көн генә түгел, ә күпкә зуррак бәйрәм.

6 нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия«нең «Яшь Гвардия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Динар Раил улы Бариев Дәүләт Советы исеменнән Бөек Җиңү көне белән котлады.

— Без, яшь буын, сезгә бик рәхмәтле. Илебез ирешкән Җиңүне кадерлибез. Без — хәзерге буын — авыр юл белән килгән Җиңүне беркайчан да онытмаячакбыз. Ветераннарга, тыл хетмәтчәннәренә һәрдаим ярдәм итәбез. Бәйрәмне сезнең белән каршы алуыбыз белән без бик бәхетле, — диде ул.
Котлаулардан соң, Шишкин буаларына җыелган халык Җиңү парадын күзәтте. Парад составында Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов училищесы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, Алабуга янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре, Юнармия йортында тәрбияләнүчеләр, шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә укучылар бар иде. Биредә 400 дән артык кеше катнашты. 

Кич белән алабугалылар Хәтер мемориалында «Хәтер шәме» Бөтенроссия чарасына җыелдылар. Кичке сәгать 9.00дә алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен, Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышлап, тантаналы салют яңгырады.

Илебез өчен кадерле бу бәйрәмгә килүчеләр үз якыннарының батырлыкларын искә алды. 9 май чараларында барлыгы 15 мең кеше катнашты. Бу көндә генә түгел, сугышта башын салганнарның исеме беркайчан да онытылмасын, һәркем аларны күңел түрендә йөртсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев