Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга бала тудыру йортында тагын биш бала дөньяга килгән.

Бу хакта район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, COVID-19 эпидемиясе белән бәйле рәвештә, 2020 елның июненнән башлап 2022 елның мартына кадәр, сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча, Алабуга РҮХнең бала тудыру йорты бинасында якындагы дүрт районга хезмәт күрсәткән госпиталь-йогышлы авырулар бүлеге эшлиәде. Шәһәр һәм район хатын-кызларын, бәби табу өчен, Түбән Кама һәм Яр Чаллы бала тудыру йортларына җибәрелде. Ә 2022 елның 1 июненнән булачак әниләрне Алабуга бала тудыру йорты кабул итә башлады. 2022 елның 10 июнендә беренче бала дөньяга аваз салды. Ул көнне яшь ана котлауны туганнарыннан гына түгел, ә үзәк хастаханәнең баш табибы Рамил Сәфәровтан да котлау кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев