Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга дәүләт автоинспекторлары яраланган ир-атны коткарган

Ир-ат эш вакытында болгарка белән кулын кискән була.

Алабуга юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре, полиция капитаны Илназ Ситдыйков һәм полиция лейтенанты Азат Сафинга постта торганда ике кеше мөрәҗәгать итә. Ачыкланганча, берсенең кулы яраланган була. Бу вакыйга турында җирле ЮХИДИ бүлегендә сөйләделәр.

32 яшьлек алабугалы эш вакытында кулын болгарка белән яралый. Ярасы җитди булганлыктан, аңа ашыгыч рәвештә ярдәм таләп ителә. Инспекторлар зыян күрүчене шунда ук патруль машинасына утыртып, үзәк хастаханәгә алып киләләр. 

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә, табиблар пациентка вакытында медицина ярдәме күрсәтә һәм хәзер аның тормышына бернинди дә куркыныч янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев