Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә ХVI Халыкара арт-симпозиумы күргәзмәсе ачылды

Йомгак күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Финляндиядән һәм Казахстаннан 32 рәссамның иҗатын тәкъдим иттеләр.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында заманча сәнгать буенча «Туган йорт җылысы» ХVI Халыкара арт-симпозиумда катнашучылар эшләреннән торган йомгаклау күргәзмәсен ачу тантанасы булды. 

Шунысы да бар, әлеге вакыйга мөһим мөселман бәйрәмнәренең берсе — Корбан гаетенә туры килде.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Светлана Пташкина исә мирасханәгә үзе эшләгән рус костюмын бүләк итте.

Арт-симпозиумда катнашучыларның барысына да Салават Гыйләҗетдинов ясаган истәлекле билгеләр тапшырылды. «Кызыл канәфер» һәм «Ак каз» ансамбльләре чыгышы иҗади бүләк булды. 

Йомгак күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Финляндиядән һәм Казахстаннан 32 рәссамның иҗатын тәкъдим иттеләр. Проектта катнашучылар 10 көн эчендә 70тән артык әсәр язды, алар Россиянең мирасханә фондын һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең фонд коллекциясен тулыландырачак. 

Төрле алымнар һәм ысуллар белән башкарылган эшләр белгечләргә, сәнгать сөючеләргә рәссамнарның ни рәвешле — уйда, хыялда йорт киңлеген ничек иҗади күзаллауларын, утилитар мәгънәләрдән читкә чыгарып, яисә, киресенчә, аларны гомуми этномәдәни контекстта күзәтеп, детальләштереп, аны киңәйтүләрен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Экспозициягә гадәттәгечә күмәк эшләнгән арт-объект кертелгән, ул «Авылым» дип атала, кайнар эмаль белән ясалган — бу бергәләп башкарган гамәлнең тәмамлануын, иминлеккә һәм камиллеккә омтылган халык мәдәниятләренең рухи берлеген раслау билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев