Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда «Зөя финифте» күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә киләсе елның 11 гыйнварына кадәр эшләячәк.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларыннан «Зөя финифте» күргәзмәсе ачылды.
— Әлеге күргәзмәдә Татарстанда туган Рәшит Сафиуллинның эшләре урын алган. Диварларда эленеп торган эшләрнең күбесе Зөя табигатенә сокланып, илһамланып ясалган. Рәшит Тәлгать улы шактый танылган оста. Ул театрларда куючы рәссам булып эшләгән, режиссер Андрей Тарковский белән хезмәттәшлек аны аеруча таныта — 1977 елда аның «Гамлет» спектаклендә, ә 1979 елда «Сталкер» фильмында декорацияләр ясаучы рәссам булган. Әлеге фильм күп кенә кинотәнкыйтьчеләр тарафыннан иң яхшылардан дип танылган һәм, минемчә, монда Рәшит Тәлгать улының да өлеше аз түгел, — диде «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин.
Заманында рәссам Казанда һәм Мәскәүдә яшәсә дә, хәзер инде ул берничә ел Зөядә яши. Утрау-шәһәр аның өчен чын илһам чыганагы һәм ул табигать күренешләре, натюрморт һәм көнкүреш рәсемнәрен ясауда нигез булып тора. Рәшит Тәлгать улының эшләре нәтиҗәсендә Зөядә булмаган кешеләр дә аның сихри мохитен тоя ала. Ә анда булган кешеләр бу гүзәл урыннарны кабат искә төшерә. 
2011 елдан Рәшит Сафиуллин улы белән Зөядә эмальер сәнгатен яңадан торгызган. Рәссам иҗатында финифтьнең борынгы традицияләре яңа сюжетлар, заманча сәнгать технологияләре белән тоташа.
— Күргәзмәне ачу — шәһәребез һәм республикабызның барлык шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен зур бүләк. Сәнгатьнең мондый төрләренә тартылу рухландыра һәм безгә илхамланган кешенең ни дәрәҗәдә иҗат итә алуы турында уйланырга мөмкинлек бирә. Гөлзада Руденко исеменнән мин сезне әлеге күргәзмә ачылуы белән котлыйм, — дип катнашучыларны сәламләде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Деготьков.
Алабугада күргәзмә киләсе елның 11 гыйнварына кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев