Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга институты укытучысы Бөтенроссия туган тел форумында катнашты

Форум туган телгә кагылышлы проблемаларны хәл итүгә багышланган.

Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөтенроссия туган тел форумының пленар өлеше узды. Форум эшендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслекләр авторлары, галимнәр, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, мәгариф идарәсе органнары, төбәкләрнең татар милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре һ.б. катнашты. Чарада Алабугадан татар филологиясе кафедрасы доценты Фәридә Габидуллина катнашты. Форум быел оештырылган Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоциациясенең беренче җыелышы буларак үткәрелде, дип хәбәр итә Алабуга институтының матбугат хезмәте. 

Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан чакырылган 800 делегат милли мәгарифнең хәзерге торышы, мәгариф оешмаларында туган телдә укыту һәм тәрбияләү, туган телләрдә укыту, мәгариф өлкәсендә милли-мәдәни оешмалар белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, методик мәйданчыкларда эш тәҗрибәсе тупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев