Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга каймагы беренче урында

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь продукциясе инспекциясендә кулланучылар республикада җитештерелә торган каймак продукциясен татып карады.

Әлеге чараның максаты - сатып алынган каймак үрнәкләренең куллану сыйфатларына бәя бирү, иң яхшы җитештерүчеләрне билгеләү һәм алынган нәтиҗәләрдән чыгып, сыйфатлы продукцияне сайлап алу осталыгы күнекмәләрен үстерү максатларында, кулланучылар игътибарына җиткерү.

Монда төрле предприятиеләр җитештергән республиканың сәүдә челтәрләреннән сатып алынган каймак үрнәкләре татып каралган. Хәзер Татарстанның сәүдә базарында 30 дан артык җитештерүче тәкъдим иткән 50 ләп төр каймак сатыла.

Февральдә халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән чыгып, республика базарында аеруча популяр һәм киң кулланыла торган каймак төрләре сатып алынган. Шунысын да әйтергә кирәк, каймак сатып алганда ук комиссия кайбер җитешсезлекләргә юлыккан. Әйтик, Республика башкаласындагы эре сәүдә үзәкләрендә республикада җитештерелә торган продукциянең бик чикле булуы билгеләнгән. Бу республикага федераль азык-төлек ритейлерларының киң үтеп керүе белән аңлатыла.

Дегустация үткәрелгән 12 төр каймак үрнәге буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән: "Алабуга сөте" ААҖ җитештергән 20 процентлы "Вкусняево" һәм "Вамин Татарстан"ның 15 процентлы каймагы беренче урында, икенчедә - Яшел Үзән каймагы, ә өченче урында - "Эдельвейс-М" продукциясе. Ә менә Мәскәү өлкәсе, Ульян шәһәре һәм Мари республикасы, Волжск шәһәрендә җитештерелгән каймаклар кулланучыларның мәхәббәтен казана алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев