Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга командасы «Алтын алка» турнирында җиңүче булды

Махсус призлар белән капкачы Тимур Ризванов һәм бомбардир Альберт Якупов бүләкләнде.

2021 елның 15-18 февралендә Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында Олимпия чемпионы Андрей Коваленко призына «Алтын алка» VIII Бөтенроссия турниры булып узды. 

Алабуга данын «Лесные пчелы » командасы яклады. Турнирда Россия һәм Татарстан шәһәрләреннән барлыгы 6 команда катнашты . 
Кискен көрәштә «Лесные пчелы» командасы Новокузнецкның «НефтеХимСервис» командасын 9:3 исәбе белән җиңде. Алабуга командасы турнир җиңүчесе булды.

Махсус призлар белән бүләкләнделәр: Ризванов Тимур — иң яхшы капкачы; Якупов Альберт — иң яхшы бомбардир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев