Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга “Кәтүк түтие” – җиңүче

9 октябрьдә, өлкәннәр көне атналыгы кысаларында "Кама" уку театрында "Супер әби - 2017" муниципаль конкурсының финалы булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 5 әби арасыннан Нина Федор кызы Иванова иң-иңе булып танылды.

Сүз уңаеннан, конкурс инде сигезенче тапкыр уздырылды. Алабуга шәһәре һәм районының иң яхшы әбиләре биш конкурс буенча көч сынашты: визитка, "XXI гасыр әбисе"дигән иҗади конкурс, иң яратып әзерли торган ризык, уңган куллар (өйгә бирелгән эш), "Канатлы сүзләр" интерактив бәйгесе.

Беренче сан астында - Татьяна Александр кызы Кузьмина, Покров авылыннан. Авыл җирлеге чараларында актив катнаша. Бакчада эшләргә, мул уңыш һәм гөлләр үстерергә, тәмле ризык эзерләргә ярата.

Икенче - Мәүлидә Зыятдин кызы Төхвәтуллина, Алабуга шәһәрендә яши. Гаиләсен тәмле ризык белән сыйларга, гөл үстерергә, бәйләргә һәм җырларга ярата.

Өченче - Людмила Павел кызы Вәлитова, Алабуга шәһәренең 2нче санлы балалар музыка мәктәбендә, гитара сыйныфында эшли, автор-башкаручы, фестиваль һәм конкурсларда төрле дәрәҗәдеге дипломнар иясе. Балалар өчен көйләр яза.

Дүртенче - Татьяна Александр кызы Черныцова, Иске Мурзиха авылыннан. Менә дигән хуҗабикә, бик яхшы пешерә, тегә һәм казлар үрчетә. Авыл җирлегенең мәдәният тормышында актив катнаша.

Бишенче - Нина Федор кызы Иванова, Алабуга шәһәре. Матур гөлләр үстерергә һәм китап укырга ярата. Аның тормыш девизы: "Һәрвакыт алга барырга һәм җиңәргә". Уңган хуҗабикә, якыннарын тәмле ризыклар белән сыйлый. Гаиләдә яратучы әни һәм кайгыртучан әби.

Катнашучыларның барысы да уңган, берсен алып икенчесен куярлык түгел. Шуңа да жюри әгъзаларына җиңел булмады. Жюри рәисе - Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова:

- Бүген "Супер әби" конкурсы, бәйрәм, иң яхшы әбине билгеләячәкбез. Сез бу конкурста катнашырга теләк белдерүегез белән генә дә иң яхшылары һәм, әлбәттә инде, һәр әби ул - үз оныклары, оныкчыклары өчен иң яхшысы, чөнки ул аларга үзенең бар назын, мәхәббәтен бирә, - диде һәм киләсе елга "Супер бабай" конкурсын да уздырырга карар кабул иткәннәрен белдерде.

Бәйге бик күңелле үтте, барысы да үз осталыгын күрсәтте, килгән кунаклар, җанатарлар рәхәтләнеп ял итте. Нәтиҗәдә, ике өченче урын, ике икенче урын билгеләнде һәм иң яхшылар арасыннан Нина Иванова "Супер әби - 2017" исеменә лаек булды. Тумышы белән Зәй керәшен татары Нина Федор кызы әйтеп китүенчә, ире һәм балалары - аның иң бай мөлкәте. Конкурска ул бар гаиләсе: ире Валерий, кызы Татьяна, улы Сергей, кияве, ике оныгы һәм туганнары, дуслары белән килгән. Барысы турында да җылы сүзләр урын алган шигырь сөйләде, конкурска быгышлап иҗат иткән җыр башкарды. Иҗади конкурста "Кәтүк түти"не сәхнәләштерде, җырдагыча көндәлек эшләрдән арып, хәл алырга утырган җиреннән йоклап китүе дә чынбарлыктагы кебек булды. Тамашачылар игътибарына үзенең ыргак белән чигелгән чигүләрен һәм бәйләнгән чәчәкләрен тәкъдим итте.

- Бу конкурста беренче тапкыр катнашуым. "Супер әби - 2017" исеменә лаек дип тапканнары өчен чиксез шатмын. Минем өчен гаиләм, дусларым, туганнарым, эштәге хезмәттәшләрем җан атып торды, лаеклы ялга чыкканчы, мәдәният идарәсендә эшләгән идем, - ди Нина Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев