Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга һәм Вурнар шәһәре арасында тугандашлык турында килешү имзаланды

Бүген Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Чуваш Республикасының Вурнар шәһәр җирлеге администрациясе башлыгы Алексей Владимиров тугандашлык турында килешүгә кул куйды.

Алабуганы Вурнар авыл җирлеге белән спорт, социаль һәм икътисади мәнфәгатьләр берләштерә. Килешүгә кул кую Россиянең Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе форумы кысаларында узды.

Чарада Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, идея авторы, АМТГ булдыру инициаторы, 2008-2019 елларда АМТГ башкарма директоры Елена Канева, Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе вице-президенты Игорь Кехтер катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Рөстәм Нуриев белән бергә Алабуга районында җитештерелә торган продукция күргәзмәсен карады.

Утырышны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко ачып җибәрде, ул Россиянең Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе шәһәрләре башлыклары белән таныштырды. Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе 14 ел элек төзелгән һәм киләсе елда 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Аны булдыру инициаторлары һәм беренче әгъзалары — «Россия провинциясенең 5 йолдызы» дигән символик бренд белән берләшкән шәһәрләр: Углич, Суздаль, Алабуга, Дмитров һәм Мышкин.

Беренче көннән алып һәм бүгенге көнгә кадәр Алабуга — Татарстанда кече туристлык шәһәрләре ассоциациясенә керүче бердәнбер шәһәр. 


Бүген 12 кече тарихи шәһәр башлыклары, АМТГның ассоциацияләнгән әгъзалары, туризм буенча комитет вәкилләре актуаль мәсьәләләр — 2022 елда Кече туристлык шәһәрләре фестивален үткәрү перспективалары, Иҗтимагый совет булдыру, РФ кече шәһәрләре саммитын уздыру һәм шәһәрара хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Моннан тыш, Гомуми җыелыш кысаларында Россиянең Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясенең яңа сайты тәкъдим ителде.

Белешмә өчен: Ассоциация 2007 елда булдырылган. Гамәлгә куючылар — Углич һәм Суздаль шәһәрләре. Ассоциация дирекциясе Углич шәһәрендә урнашкан. Аның максаты — конкурентлыкка сәләтле туристлык продуктын булдыру һәм алга этәрү, шулай ук кече туристик шәһәрләрнең федераль хакимият дәрәҗәсендә кызыксынуларын күрсәтү. Алабуга Углич һәм Суздаль шәһәрләре белән беррәттән ассоциацияне төзү нигезендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев