Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Алабуга» махсус икътисади зонасында 9 миллиард сумнан артык суммага биш производство ачылачак

Проектлар Күзәтү Советы тарафыннан хупланды.

Кичә «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы 5 производство төзүне хуплады. Аларның инвестицияләр күләме 9,3 млрд. сумнан артык булачак. Күзәтчелек советын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. 

Шулай итеп, «Аконит-А» АҖ проекты елына 4,8 мең тонна металл конструкцияләр җитештерүне планлаштыра. Биредә 103 эш урыны булдырылачак. 

«РариТЭК СПГ» ҖЧҖ елына 23 708 тонна күләмендә сыекландырылган табигый газ җитештерү проектын тәкъдим итте. Биредә 38 эш урыны булдырылачак. Завод 2021 елның I кварталында эшли башлаячак.

«Сибтрак» җәмгыяте" махсус икътисади зонасында махсус йөк транспорт чаралары җитештерүне төзүне планлаштыра. Елына 500 машина чыгару ниятләнә. Биредә 122 эш урыны булдырылачак. Завод 2021 елның II кварталында эшли башлаячак. 

Шулай ук «Хухтамаки Файбер Алабуга» резиденты йомырка өчен экологик куркынычсыз һәм биотаркала торган упаковка җитештерү буенча үз проектын тәкъдим итте. Җитештерү күләме елына 130 млн. төрелмә тәшкил итәчәк. Заводны ачу 2021 елның I кварталына планлаштырылган. Инвестицияләр күләме 1,4 млрд. сум тәшкил итәчәк, 35 эш урыны барлыкка киләчәк. 

"Данафлекс — Алабуга"да гомуми инвестицияләр күләме 4,5 млрд.сум булган проект тәкъдим итте. Завод эшкәртелә торган төрү материаллары өчен пленкалар җитештерәчәк. Өстәмә рәвештә 230 эш урыны булдырылачак. 

Барлык проектлар да Күзәтчелек советы тарафыннан хупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев