Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Алабуга» МИЗында «Росатом» үзенчәлекле җитештерү ачты

Углеродлы җепселләр өчен чимал булган ПАН-прекурсор җитештерү буенча Россиядә беренче завод «Алабуга» икътисади зонасында ачылды.

Ул «Росатом» дәүләт корпорациясенең композит дивизионы — «Юматекс» компаниясенең «Алабуга» МИЗында ачылган икенче заводы инде. Углеводлы җепселләр бик нечкә, алар нигезендәге композитлар җиңел, нык булулары белән аерылып тора, аларның каррозиягә каршы торучанлыгы да югары. Аларны су көймәләре, самолетлар һәм кәшәкәләр ясауда кулланып була. Шунысын да әйтергә кирәк, «Юматекс» авиатөзелештә МС-21-300 пассажир авиалайнерының канатын, механикалаштыру өлешләрен һәм койрык очын әзерләүдә углеродлы чималны тулысынча алыштырды.
«Алабуга» МИЗында яңа җитештерү урынын ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Росатом» дәүләт корпорациясенең генераль директоры Алексей Лихачев катнашты.
Алексей Лихачев билгеләп үткәнчә, күпләр Россиядә шундый кыска вакыт эчендә яңабаштан шундый җитештерү булдырырга мөмкин булуына ышанмаган да.
− Мин ышанам, проектның уңышын аның урнашу урыны «Алабуга» МИЗында булуы билгели, − диде «Росатом» дәүләт корпорациясенең директоры. — Без чи нефтьтән башлап, МС-21, заманча автомобиль яисә мотоцикл, төзелеш материаллары булсын, югары сыйфатлы товарларга кадәр үзенчәлекле чылбыр булдырдык. Бу югары технологияле продукт. Чылбыр йомык. Бу җитештерүгә киләчәктә ихтыяҗ зур булачагына ышанам, һәм хәзер исәптә булган куәтләр алга таба арттырылырга тиеш. Бу исә яңа эш урыннары, бөтен ил буенча меңләгән кешенең, гаиләләрнең муллыгы. 
− Бу предприятие безнең өчен бик мөһим мәгънәгә ия. Без беркемгә дә бәйле түгел һәм, әлбәттә, җитештерүне үстерергә кирәк. Җөмһүриятебездә спорт та, авиатөзелеш тә, автомобиль җитештерү дә бар, бу вакыйга гомумән безнең илебез өчен әһәмиятле. «Алабуга» МИЗында да тиешле шартлар тудырылган, партнерлар кирәкле барлык җиһазларны урнаштырды, аны көйләде. Уңышлы проект, −диде Рөстәм Миңнеханов.
Проектның әһәмиятен РФ Президенты Владимир Путин билгеләп үтте. Алексей Лихачев дәүләт башлыгы исеменнән юллама укыды. Анда Владимир Путин ассызыклаганча, әлеге масштаблы югары технологияле проектны гамәлгә ашыру Татарстан өчен генә түгел, ә Россия өчен дә мөһим. Җитештерү куәтләрен эшләтеп җибәрү транспорт машина төзелеше, нефть-газ һәм ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең сыйфатлы композит материаллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Тантанада катнашучыларга видеоюллама белән РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да мөрәҗәгать итте. Бу заводны эшләтеп җибәрү композит материалларны чималдан алып әзер эшләнмәләргә кадәр булдыруның технологик һәм җитештерү чылбырын формалаштыруны төгәлли. Шушы технологияләрнең нәкъ менә Россиядә эшләнүе аеруча әһәмиятле, дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.
ПАН-прекурсор җитештерү буенча яңа завод нибары 3 ел эчендә төзелгән. Проектның гомуми бюджеты 8,5 миллиард сум тәшкил итә. Предприятие елына 5 мең тоннага кадәр полиакрилонитрил җепсел җитештерә ала. Биредә 167 яңа эш урыны булдырылган.
− Әлеге завод елына 5 мең тонна ПАН-прекурсор җитештерәчәк, ул 5 ел элек төзелгән линияне генә түгел, тагын бер шундый ук линияне дә тәэмин итәчәк. Безнең Саратов өлкәсендә углерод җепселләре һәм материаллар линейкасы җитештерә торган тагын бер предприятие бар, әлеге заводтан чимал шулай ук шунда китереләчәк. Бу ике яңа линияне төзеп, без алдынгы Европа, Америка, Япон җепселләре җитештерүчеләрен куып җиттек. Бу заводта өченче линия дә төзелде, аның ярдәмендә без дөньяда алдынгы позицияләр өчен көрәшәчәкбез, алдынгы Япония лидерлары белән ярышачакбыз, − дип сөйләде «Юматекс» АҖ генераль директоры Александр Тюнин.
ПАН-прекурсор (катушкаларга агып төшә торган ак җеп) нефть эшкәртү производствосы булган нитрилакрил кислотасыннан җитештерелә. Алга таба ул биредә урнашкан башка заводка җибәрелә, аннан алга таба кулланучыларга җибәрелә торган чимал шунда ук чыгарыла.

Фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев