Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Алабуга нуры» газетасы редакциясендә кесә форматында татарча китаплар тәкъдим ителә

Сораулар белән 3-81-11, 8 927 429 99 67 телефоннарына шалтыратырга була.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Салават күпере» журналы редакциясе былтыр «Күңелле әлифба» китабы бастырып чыгарган иде. Анда кызыклы биремнәр бар. Бала хәрефләрне белергә, аларны матур итеп язарга өйрәнү белән бергә, зиһенен дә арттыра, иҗади сәләтен дә үстерә. Бала-чага ярата торган ябыштыргычлар да куелган, алары махсус биремнәрне үтәгәндә кирәк. Китапта Әдилә Борһанова шигырьләре кулланылган. 

Безнең редакциядә балалар өчен буягычлар да сатып алырга була. «Антарктида хайваннары», «Кыргый хайваннар», «Йорт хайваннары» сериясендәгеләре сатуда бар әле. Ә менә зурлар өчен «Казан утлары» китапханәсеннән килгән китапчыкларның күбесен алып бетерделәр инде. 

Фәрит Имамовның «Мәхәббәт талисманы» китабында шул исемдәге повестьтан тыш, «Чабата» дип исемләнгән хикәя дә урын алган. Бу әсәрләрне мистика яратучы, маҗаралы вакыйгаларга мөкиббән китүчеләр яратып укыр. 

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш» повесте үзенчәлекле язылган. Повесть геройлары инстаграм челтәрендә аралаша. «Яшәүнең һәр мизгеле үз-үзеңне эзләүдән тора», — ди Зөһрә, әсәрнең төп герое. Ул үзенең уй-фикерләрен челтәрләрдә язып калдыра. Мәсәлән, «Кайчагында өн белән төш буталган шикелле, чынбарлык һәм ясалма дөнья шулкадәр бер-берсенә уралып китә, үзеңнең кайда, кайчан яшәгәнеңне, хәтта чын йөзеңне онытып җибәрәсең...», — дип язып куйган ул. Зөһрә тормышындагы вакыйгаларга бәйләп, бүгенге көн кыенлыклары ачыла.

Илшат Билаловның авыл табибларына багышлап язылган «Тауда язылган язмыш» повесте дә үз укучысын көтә. Соңгы ике китап 5-6 данә калды.

Март башында гына кайткан яңа китапны алучылар күп. Якташыбыз Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» дип аталган әсәрен көн дә килеп алалар. 

Хөрмәтле алабугалылар! Редакциягә килегез, шәһәребездә татар телендә чыгып килә торган бердәнбер газетага язылыгыз. Елның икенче яртыеллыгына хәзердән үк язылып куйсагыз, редакциядән килеп алырлык итеп язылуга бәяләр әле үзгәрмәде. Бер уңайдан балаларга буягычлар, татарча әлифба һәм үзегезгә кесәгә сыярлык кына китапчыклар — бүгенге язучыларның әсәрләрен сатып алырга мөмкин.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев