Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Алабуга нуры» газетасына язылу бара. Ашыгыгыз!

Безнең белән бергә бул!

Газетаның яңа санын күпләр сагынып көтеп ала. Андагы яңалыклар, район-авыл тормышы, кызыклы язмалар беркемне дә битараф калдырмас.

— Безнең гаиләдә шундый кызыклы гадәт барлыкка килде. «Газетаны кем тизрәк почта тартмасыннан алып керә?» Иң беренче күргән кеше аның белән беренчеләрдән булып танышып чыгу бәхетенә ирешә, — ди безнең әбүнәчебез Лилия Исрафилова.

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталарына 2022 елның II яртыеллыгына язылу дәвам итә. Шулай итеп, почта аша «Алабуга нуры» газетасын өйгә алдыру бәясе — 807 сум, «Новая Кама» — 855 сум.

Газетаны почта бүлекләрендә яки ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, шулай ук мобиль кушымтада яки Россия Почтасының podpiska.pochta.ru сайтында рәсмиләштерергә мөмкин. Элеккечә без альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Редакциядән яки Үзәк китапханәдән килеп алу шарты белән язылган очракта, газетага ярты елга язылу бәясе — 460 сум.

Шулай ук, һәр атна безнең редакция хезмәткәрләре шәһәрнең 6 микрорайонында урнашкан «Приют человека» павильонына район газеталарын китерә. Хәзер бу безнең традициягә әйләнеп бара. 

— Бирегә мин сөйләшеп, күңелемне бушатырга киләм. Мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итүләре — игелекле эш. Кешеләрнең монда килеп, сыйланып кына калмыйча, татарча-русча район газеталарын да укып, рухи азык та алулары сөендерә, — ди Ирек ага Кәримов.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев