Алабуга предприятиеләрендәге җитештерү эшләрен тикшерделәр
Алар җитештерү барышы, агымдагы икътисади вәзгыять белән танышты һәм җитәкчеләр белән аралашты.
Алабуга шәһәре һәм махсус икътисади зона предприятиеләрендә эш визиты белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды.
Алар җитештерү барышы, агымдагы икътисади вәзгыять белән танышты һәм җитәкчеләр белән аралашты.
Кунаклар булган беренче предприятие — «Эссен Продакшн АГ» АҖ булды. Бүген аларның җитештерү киңлекләре Чаллы, Алабуга һәм Новосибирскида урнашкан. Бу елның язында әлеге компания РФ Хөкүмәте ташламалы кредитлар бирүне хуплаган система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлегенә керде. Визит барышында компания вәкилләре билгеләп үткәнчә, ташламалы кредит аларга катлаулы язгы чорда җитештерүне элеккеге дәрәҗәдә саклап калырга, ә иң мөһиме — Алабуганың соус-джем һәм Чаллының кондитер производствосында эш урыннарын саклап калырга ярдәм иткән.
— Ярдәм чараларының беренче пакеты үз ролен уйнады һәм вәзгыятьне бераз тотрыкландыру һәм аңлау барлыкка килде. Хәзер предприятиеләрдә башка проблемалар турында сөйләшәләр: алар үз продукцияләрен соңгы компонентына кадәр тикшереп, теге яки бу компонентны сатып алу проблемасын хәл итмәгән очракта, эштә комачау итәчәк әйберләрне ачыкларга тырышалар. Предприятиеләрдә менеджментның товар белән тәэмин итүчеләргә кагылышлы вак детальләрне дә игътибарга алырга омтылуы бик мөһим, — диде Максим Топилин.
Кунаклар шулай ук «П-Д Татнефть Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ, «Алабуга аккумулятор заводы» ҖЧҖ, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ һәм «АлАЗ» ҖАҖнең агымдагы эшләре белән танышты.
Алабуга автомобиль заводы генераль директоры Камил Галимов сөйләвенчә, аларның предприятиесе әлегә яңа чынбарлыкка тулысынча җайлашып киттек дип әйтә алмый. Заводның март һәм апрель айларында төзелгән контрактлар буенча чит ил комплектлау әйберләре белән тәэмин итүгә бәйле проблемалары шактый булган, май аенда хәл яхшырган.
— Моңа кадәр чит илләрдән алган әйберләрне үзебездә җитештерергә кирәк. Импортны алыштыру буенча эш безнең тарафтан элегрәк башланган иде һәм хәзер аны актив рәвештә дәвам итәргә кирәк, − диде ул.
Алга таба визит эшче төркемнең утырышы белән дәвам итте. Анда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, Республика маркетинг үзәге ресурсларында импортны алыштыру турында фикер йөрттеләр. Республикада уңайлы инвестицион климатка ярдәм итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Хезмәт базарындагы вәзгыятькә дә тукталдылар.
− Без система барлыкка китерүче 5 оешмада булдык. Санкцияләр теге яки бу дәрәҗәдә аларның эшенә йогынты ясаса да, бу оешма җитәкчелеге проблемаларны актив хәл итәргә омтыла һәм чыгу юлын таба. Без система барлыкка китерүче предприятиеләргә карата кертелгән федераль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру белән кызыксындык һәм алардан ничек файдалануларын күрдек. Оешмаларны үстерү буенча планнар бар, җитәкчелек алга таба ничек эшләргә кирәклеген белә. Сәфәр нәтиҗәләре буенча без федераль дәрәҗәгә чыгару өчен кирәк булган инициативаларны һәм тәкъдимнәрне эшләдек инде. Алар логистика һәм импортны алыштыру мәсьәләләренә кагыла, — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев