Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Хәзергә алар ялда.

Алар чәй табыны янында аралашып, булган кыенлыклар һәм ихтыяҗ турында фикер алышты. Хәрбиләр билгеләп үткәнчә, безнең районда гына сугышчылар һәм аларның гаиләләре белән тыгыз бәйләнеш оештырылган.

Битараф калмыйча, челтәр үрүче, шәмнәр ясаучы, коры ашлар әзерләүче кешеләрнең барысына да аеруча рәхмәтле көрәшчеләр.

− Без ашарга пешергәндә бу ашлардан файдаландык, бик тәмле, − диде аларның берсе.

Рөстәм Нуриев егетләргә рәхмәт белдерде һәм, иң мөһиме, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, диде. 

Әңгәмә барышында Ветераннар Советы рәисе Геннадий Баганов көрәшчеләргә булышу хәрәкәтенә өлкән яшьтәге алабугалыларның да кушылуын әйтте.

− Ветераннарыбыз маскировка челтәрләре үрергә, носилкалар ясарга, эшкә барган кебек йөри. Авыллардагы башлангыч оешмаларның барысында да бу эш оештырылган. Баштан ук бөтенесе дә килеп чыкмый, билгеле, ләкин алар дөрес эшләргә өйрәнгән, − ди ул.

Хәрбиләрнең ялы ике атна, аларның әйтүләренә караганда, бу вакытны алар туганнары белән уздырырга тырыша.

− Җомга кичендә китәм. Ике атна гаиләм белән ял иттем. Болай бары да яхшы, − диде былтыр сентябрьнең 27сендә мобилизацияләнгән алабугалы. Очрашуга ул тормыш иптәше белән бергә килгән. Хатыны иреннән бер минутка гына да аерылырга теләмәвен, гаиләнең яңадан тулысынча җыелуын түземсезлек белән көтүен әйтте.

Чәйдән соң, хәрби хезмәттәгеләрне «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгенә аларның фидакарьлегенә ихтирам йөзеннән әзерләнгән концерт программасына чакырдылар.

− Ялга кайткан көрәшчеләребез белән очрашу чыннан да бик дөрес һәм мөһим традиция. Без алар белән даими элемтәдә, ләкин бергә җыелышканда, барлык мәсьәләләрне ачыклап, хәл итәбез. Мондый очрашуларның әһәмиятле нәтиҗәсе шунда, егетләребез махсус хәрби операциядә барган вакыйгалардан бераз булса да читләшә, туганнары янында була, безнең бурыч — аларга бар яктан булышу, − дип йомгаклады ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Барыев.

Әйтергә кирәк, бу көнне һәр көрәшчегә муниципалитеттан армия биштәре тапшырдылар.

Фотола Алабуга хакимиятенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев