Алабуга районында Иван-чәй фестивале узды
Әлеге чара безнең районда өченче ел рәттән үткәрелә.
Быел да бирегә Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Яр Чаллы, Санкт-Петербург һәм күрше авыллардан кунаклар җыелды.
Фестивальдә катнашучылар мастер-классларда һәм флешмобларда катнаша, әйлән-бәйлән уйный, иван-чәйне ферментацияләү серләренә өйрәнә алды.
Фестивальнең оештыручысы Евгения Терешина ассызыклаганча, кырлыганны яз ахырында — майда җыя башлыйлар һәм орлык барлыкка килгәнче дәвам итәләр. Соңгы елларда бу эчемлекнең популярлыгы көннән-көн арта. Аны гади халык та, җәмәгать туклануы учреждениеләре дә бик теләп ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев