Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районында кар әсирлегендә калган зур йөк машиналары йөртүчеләре өчен туклану һәм җылыну пунктлары оештырылды

Мондый пунктлар кичә үк М-7 трассасының Алабуга участогында, «Тургай» кафесы янында булдырылды.

Монда юл буенда төрле төбәкләрдән дистәләгән машиналар тезелгән, алар һава шартлары аркасында үз юлларын дәвам итә алмыйлар.

Аларның кайберләре монда иртәдән, ә кайберләре кичәге көннән бирле тора. Машина йөртүчеләрнең кайсыдыр кире борылып китә, моның өчен бу участок янында борылыш чистартылган, башкалар төрле сәбәпләр аркасында кирегә китә алмый, нәкъ менә алар өчен мәгариф идарәсе көчләре белән кайнар туклану тәэмин ителгән, төгәлрәк әйтсәк, Морт авылы мәктәбендә карабодай боткасы һәм лимонлы баллы чәй әзерләнгән.

Машина йөртүчеләргә волонтерлар да булыша. Алар машиналар буенча кайнар ризыклы бокслар тараталар, шоферларга кайнар чәй эчү һәм ашап алу мөмкинлеге турында хәбәр итәләр. 

Кыр кухнясы трассаның 1011 километрында да җәелдерелгән. Кафеда шулай ук кайнар аш белән тәэмин итәләр. 

Район башлыгы урынбасары Роман Исланов сүзләренчә, бу эш юллар ачылганчы һәм машина йөртүчеләр алга таба хәрәкәт итә алганчы дәвам ителәчәк. 

Шулай ук урында районның янгын-коткару өлеше белән берлектә җылыту мобиль пункты оештырылды, анда теләгән һәркем җылына ала.

Сүз уңаеннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә урында дежур тора, алар шоферлар колоннасын урап уза, алар белән аралашалар, кирәк булганда ярдәм күрсәтәләр. 

Искәртеп узабыз, зур йөк машиналары өчен өчен хәрәкәт 19 гыйнварда 12 сәгатьтән ябылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев