Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районы авылында сугыш батырларын искә алдылар

Районның авыл җирлекләрендә Җиңү көненә багышланган чаралар үтте.

Авыл халкы «Үлемсез полк» йөреше оештырды һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәлләр янында хөрмәт белән каһарманнарны искә алды. 

Костенеево авыл җирлегендәге Казиле авылында да совет солдатларының батырлыгы алдында баш иделәр. Биредә җыелучыларны Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков Җиңү көне белән котлады. 

− Бу сугыш моннан 77 ел элек тәмамланган. Сугыш кырларында бик күп якташларыбыз ятып калган. Бу бәйрәм − безнең халык өчен бөек һәм изге. Җиңү көне беркайчан да онытылмас. Без истә тоткан хәтер хәзер без янында басып торган шушындый мемориалларда уелган (Казиле авылында ул былтыр куелган идев. — Авт. иск.). Бу бабаларыбызга ихтирам. Шушы мемориалны торгызуда катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә, − диде ул һәм сугыштан соңгы елларда илне торгызучыларның хезмәтен аеруча билгеләп үтте. 

«Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖнең генераль директоры Александр Мананкин да котлау сүзләренә кушылды. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының бер гаиләне дә читләп үтмәгәнен билгеләп үтеп, ул: 

− Бу бәйрәм безнең күпмилләтле илебез халкын берләштереп тора, − дип өстәде, − Үткәнебезне онытканда, без хәзергене дә югалтабыз. 
Бөек Ватан сугышына Казиледән 82 кеше киткән. Алар Мәскәү һәм Ленинградны яклап сугышкан, Сталинград көрәшендә катнашкан, Берлинда җңгән. 

− Ничә дистә еллар узса да, Җиңү көне онытылмас бәйрәм булып калыр. 9 майда без һәлак булган батырларны искә алабыз, исәннәрен хөрмәтлибез. Кайгылы да, данлы да көннәр хәтере буыннардан буыннарга күчә, без аны йөрәкләрдә сакларга тиеш, − диде Костенеево авыл җирлеге башлыгы Сергей Зеленовский.

Бу көнне бәйрәмгә бар халык җыелды. Бабайлары истәлеген хөрмәт итеп килүчеләр мемориалга чәчәкләр салды. Любовь һәм Николай Ларионовлар гаиләсе тулысы белән биредә. 

− Түбән Камада яшибез. Җәен Казилегә кайтабыз — иремнең туган ягына. Бүгенге чарага бөтенебез дә җыелдык., күзләргә яшь килә. Безнең өчен бу көн бик мөһим, − диде Любовь Ларионова.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев