Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәрнең спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашты

Очрашу барышында спорт өлкәсендә булган проблемалар хакында фикер алыштылар һәм киләчәккә эш планын билгеләделәр.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәрнең спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашты. Очрашу барышында спорт өлкәсендә булган проблемалар хакында фикер алыштылар һәм киләчәккә эш планын билгеләделәр.

Алабуга спортчылары республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда катнашалар. 2015-2016 елларда алар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шәхси зачетта нәтиҗәле спорт төрләре булып пауэрлифтинг, тхэквандо, бокс, ә команда зачетында — футбол белән хоккей санала. Биш ел эчендә Алабуга районында ике алабугалыга билбау көрәшендә һәм көрәштә халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры исеме, 24енә — РФ спорт мастеры, 132сенә — спорт мастерына кандидат исеме бирелде.

Әмма, шуңа да карамастан, спорттагы вәзгыять ул кадәр үк сөенерлек түгел. 

— Әгәр КФУ "Университет мәктәбе"ндә бассейн төзесә, ул районда алтынчы бассейн булачак. Шул ук вакытта бездә йөзү буенча бер генә спорт мастеры да юк. Бассейннар булгач, нәтиҗә дә күренергә тиеш. Бүгенге көндә биш бассейн тоту бик авыр хезмәт. Биш ел эчендә җиңел атлетикада, искиткеч манеж була торып та, нибары ике генә спорт мастеры бар. Якын-тирәдәге башка шәһәрләрдә мондый шартлар юк, — дип билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

Ул ассызыклаганча, мондый спорт инфраструктурасы белән җитди нәтиҗәләр күрсәтергә кирәк. Үз чиратында муниципалитет корылмаларны ремонтлау, җиһазлар һәм балаларны ярышларга йөртү өчен автобуслар сатып алу өчен матди ярдәм күрсәтәчәк.

Очрашу барышында тренерлар ярышларга бару өчен транспорт, чаңгы трассасын чистарту өчен техника белән тәэмин итү, бокс өчен зал төзү, күчмә ярышларда тәүлеклек һәм туклану өчен түләүләр кебек сораулар бирделәр. Рөстәм Нуриев әлеге проблемаларның бер өлешен быел ук хәл итәргә сүз бирде, кайберләре өчен вакыт кирәк булуын әйтте.
Сүз уңаеннан, мондый очрашулар даими булачак һәм квартал саен узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев