Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районы Олы Шүрнәк мәктәбендә шахмат зонасы ачылды 

Шахмат секциясе өчен җиһазлар сатып алуда Алабуга район Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Сергей Хәлилов ярдәм итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы президиумының илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча комиссиясе эше кысаларында юл карталары эшләнде, ай саен һәр районда «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү программасына эләкмәгән җирле мәктәпләрдә шахмат зоналары булдырылырга тиеш. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Шахмат секциясен оештыру өчен җиһазлар сатып алуда Алабуга район Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Сергей Хәлилов ярдәм итте.

— Партия балаларның һәрьяклап үсешенә зур игътибар бирә. Шахмат — ул уен гына түгел, ә мәктәп укучыларының акыл үсеше дә, — диде Сергей Абдулаевич. Җирлек башлыгы Николай Мельников хәзер балалар телефон уеннарында азрак вакыт уздырыр һәм логик фикер йөртергә өйрәнер, — дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев