Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районы Поспелово авылында яңа мәчет ачылды

Бүген, 25 августта, иман йорты — «Дилә» исемле яңа мәчет файдалануга тапшырылды.

Тантаналы вакыйгада Татарстан Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы Рөстәм Нуриев, имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм башкалар катнашты. Шулай ук бик күп мөселман кардәшләребез дә ачылу тантанасына килгән иде.


Мәчет төзелешендә хезмәт куйганнарга Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Мәчетнең тышкы ягы матурлыгы белән ерактан ук үзенә дәшеп тора, эчке ягы заманча, сыйфатлы итеп эшләнгән.
Дин әһелләре тарафыннан әйтелгән чыгышларда мәчетнең тәрбияви һәм рухи юнәлештәге әһәмиятенә басым ясалды. Ишектәге тасманы кискәннән соң, кунаклар Аллаһ йортына кереп, намаз укыды.


Әлеге вакыйга турында тулырак «Алабуга нуры» газетасының җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев