Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районында авыл кешеләре өчен мобиль поликлиникалар эшли башлады

Мондый автоклиникада алты кабинет бар, аларда тар белгечләр кабул итә. 

Татарстанда кабат авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен мобиль поликлиникалар эшли башлый. Безнең районда мобиль комплекс сишәмбе көнне, 11 гыйнварда, Поспелово авыл җирлегендә эшли башлады.

Мондый автоклиникада алты кабинет бар, аларда тар белгечләр кабул итә. Быел Алабуга районында «5нче шәһәр хастаханәсе» табиблары: кардиолог, эндокринолог, онколог, невролог, гинеколог, хирург, уролог, офтальмолог һәм ревматолог кабул итәчәк.

Медиклар канның гомуми һәм биохимик анализын, бәвел анализын ясый ала. Комплекс заманча күчмә диагностика һәм лаборатория җиһазлары белән җиһазландырылган.

Мобиль комплекста табиблар авыл җирлекләрендә, шулай ук якын-тирә авылларда яшәүчеләрне гыйнвар аеннан март аена кадәр, график буенча кабул итәчәк. Әгәр дә Сез авыл җирлегендә табибка кабул итүгә эләгә алмагансыз икән, графикта күрсәтелгән торак пунктка башка көннәрдә килә аласыз.

Исегезгә төшерәбез, күчмә медицина комплекслары авыл халкын профилактик күзәтүләр белән йөз процент колачлау һәм «Сәламәт киләчәк» Партия проектлары кысаларында авыруларны иртә ачыклау максаты белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев