Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районында бассейнда балалар агуланганнан соң җинаять эше ачылды 

Эш аерым контрольгә алынган.

Татарстанның Алабуга районы Хлыстово авылының физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейннында балалар агулаганнан соң, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше кузгаттылар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, эшне тикшерү күзәтчелек ведомствосында аерым контрольгә алынган.

Искәртеп узабыз, Алабуга районы бассейнда балалар су коенганда үзләрен начар хис итә башлый.

Агуланган балаларны Алабуга үзәк район хастаханәсенә җибәрәләр. Бассейн хезмәткәрләре бары бер бала гына агуланды дип хәбәр итә. Ул химик су әзерләү бүлмәсеннән килгән хлор исен сизгән булуы ихтимал.

Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре бассейн суына экспертиза ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев