Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районында киез итекләр фестивале узачак

Фестивальдә районыбызның теләге булган һәр кешесе катнаша ала.

Конкурс шартлары: нигез итеп теләсә кайсы төстәге һәм күләмендә итек алырга була. Аларны төрле бизәү әйберләре кулланып һәм теләсә нинди техника ярдәмендә бизәргә була. Яки итектән болан, самолет, паровоз ясарга була.

Эшләр түбәндәге номинацияләрдә бәяләнәчәк:
— «Иң халыкчан итекләр»;
— «Иң ачык төстәге итекләр»;
— «Суперстильле итекләр»;
— «Минем хыялдагы итекләр»;
— «Гади нәрсәдән могҗиза»;
— «Сурәтле итекләр»;
— «Киез итекләр» темасына иҗади номер башкару.

Жюри җиңүчеләрне түбәндәге критерийлар буенча билгеләячәк:
— декорацияләү өчен кулланыла торган материалларның күптөрлелеге һәм үзгәрешсезлеге;
— иҗади ниятнең креативлыгы һәм оригинальлеге.

Катнашу өчен «Алабуга районының клуб системасы» төркемендә (#АйДаВаленки2021 хештегы белән) ике фото (киез итекләр генә һәм киез итекләр белән катнашучы) һәм иҗади номерның видеосы белән бергә, катнашучының исем-фамилиясен һәм яшен язып 2021 елның 4 гыйнварыннан 22 гыйнварына кадәр урнаштырырга кирәк.

23 гыйнвар көнне 11.00 сәгатьтә Танай мәдәният йорты территориясендә «Киез итекләр бәйрәме» узачак.
Фестиваль-бәйгедә катнашучылар диплом, ә җиңүчеләр диплом һәм бүләкләр алачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев