Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районында республика программасы буенча яңа кибет ачылды

Яңа ел алдыннан Малореченский бистәсендә яңа кибет ачылды. Ул «Авыл кибете» республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

− Без сезнең өчен бик шат. Кибеттә уңайлы шартлар җитәрлек. Бәяләр эре сәүдә нокталары белән чагыштырганда кулай, — дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасы рәисе Тимур Никонов.
Чыннан да, кибет зур булмаса да, бик пөхтә һәм якты. Ассортимент сөендерә: җиләк-җимеш тә, төрле тәм-томнар да, көнкүреш химиясе дә бар. Сатып алучылар банк карталары белән түли алсын өчен, Интернет тоташтырылган.
Бу көнне беренче сатып алучылар арасында Фәүзия Солтанова да бар иде.
— Монда бар нәрсә дә бар. Бу кибет безгә бик ошады. Көн саен шәһәргә азык-төлек өчен бармыйсың бит инде. Бүген мин җиләк-җимеш, икмәк, казылык сатып алдым. Барысы да яңа, — дип фикерләре белән уртаклашты ул.
«Алабуга районы кулланучылар җәмгыяте» ҖЧҖ директоры Олег Вельматов сүзләренә караганда, мондый кибетләр районның башка авылларында да ачылачак.
— Киләсе елга шундый ук кибетне Мурзиха авылында ачу планлаштырылган. Гамәлдәге кибетләр мораль яктан да, матди яктан да искергән. Ә мондый якты кибеткә керүе дә күңелле, — диде ул. 
Сүз уңаеннан, Малореченскийдагы кибет исәбе буенча икенче булды, моңа кадәр яңа сәүдә объекты Тарловка халкын сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев