Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районында руль артында йоклап киткән машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрә

Идарәне югалткан машина юл читендәге киртәгә килеп бәрелә һәм әйләнеп каплана.

1 апрельдә иртәнге 5:50 сәгатьтә М-7 трассасының 1003нче километрында юл-транспорт һәлакәте булды. Алабуга районының ЮХИДИ бүлегендә аңлатуларынча, Renault автомобиле белән идарә итүче Казан-Уфа юнәлешендә хәрәкәт иткән. 

Арыган шофер руль артында йоклап китә, идарәне югалткан машина юл читендәге киртәгә бәрелә, аннан соң әйләнеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүченең кабыргалары сынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев