Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга шахматчылары республика турнирында призлы урыннар яулады

2021 елда мондый турнир унберенче тапкыр үткәрелде һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы оешуга 15 ел тулуга багышланган иде.

Өлкән яшьтәге кешеләр арасында шахмат һәм шашка уеннарын пропагандалау һәм популярлаштыру, пенсиядәге кешеләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча республика темпо-турниры үткәрә. 2021 елда мондый турнир унберенче тапкыр үткәрелде һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы оешуга 15 ел тулуга багышланган иде.

Билгеләп үтик, республикада массакүләм спорт чараларын үткәргәндә һәм 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга карата пандемия белән бәйле чикләүләрне саклап калуны исәпкә алып, оештыручылар турнирны онлайн режимында уздыру турында карар кабул итте, дип хәбәр итә Алабуга муниципаль районының матбугат хезмәте.

Ярышларның беренче этабында Татарстан Республикасының 35 муниципаль берәмлегеннән 469 өлкән буын кешесе катнашты. Финалда махсус интернет-сервис кулланып виртуаль рәвештә 30 районнан 57 катнашучы очрашты.

Финалда Алабуга данын Шәйхеәгъзам Мөбарәкшин һәм Галина Маклакова яклады. Алар гомумкоманда зачетында 9,5 очко җыеп, мактаулы 3 урынны яулый алды. Шушы көннәрдә алар Казанга җиңүчеләрне хөрмәтләү һәм бүләкләү тантанасына барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев