Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга шәһәрчегендә беренче тапкыр җәядән ук ату турниры уза

Алабугада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган традицион җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры бара.

Бүген Алабуга шәһәрчегенә — зур турнир. Бирегә күрше шәһәр һәм авыллардан, ерак аралардан кунаклар килде. Җәядән атуда үзләрен егетләр-кызлар, кечкенәләр дә өлкәннәр сыный. 

— Без мөселманнар диннән ваз кичмәгәннәр. Дөньяда яшәү ул үзебезгә гыйбадәт булып тора. һәрбер Аллаһка ышанучы өч нәрсәне белергә тиеш: җәядән ату, атта атланып йөрү һәм суда йөзү, — диде Татарстан мөфтиенең урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Алабугалыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм үз исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов сәламләде:

-Искиткеч матур бай табигатьле урын бу. Бу чараның бездә узуына без бит шат. Йолаларны, тарихын саклап, милли киемнәр килүче кешеләрне күрү — икеләтә шатлык. Конкурс уңышлы узсын. Гореф-гадәтләребезне дәвам итик, — дип теләде ул.

Шәһәрчектә мавыктыргыч мастер-класслар, фотозона, сәүдә урыннары һәм башкаларны күрергә мөмкиин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев