Алабуга шәһәрлегендә җәядән ук ату турниры узды
Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килде.
Шәһәрдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган традицион җәядән ук ату буенча беренче тапкыр «Туган батыр» Бөтенроссия турниры үтте.
Тарихи үткәнне барлап, киләчәккә зур өметләр багълап яши халкым. Бу чараның да нәкъ менә Алабугада үтүе юкка түгел. Борынгы шәһәр әби-бабайларыбыз узган эзләрне саклый.
Җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турниры Алабуга шәһәрлегендә оештырылды. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килде. Биредә төрле яшьтәге укчыларны күрергә мөмкин иде. Ничә еллар җәядән ук ату белән шөгылләнүчеләр генә түгел, әле бу өлкәгә яңа адымнар ясаучылар да бар.
Үзләрен борынгы Болгар дәүләтендә кебек хис итү өчен, катнашучыларга бар мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Шәһәрлектә мавыктыргыч мастер-класслар булды, фотозона, батутлар, сәүдә урыннары һәм башкалар оештырылды.
«Туган батыр» Бөтенроссия турнирына Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Россия Федерациясенең җәядән ук ату буенча спорт җыенының административ тренеры, Җәядән ату буенча яшьләр һәм ветераннар берлегенең Калмык региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Санал Церенович Очиров һәм башка мәртәбәле кунаклар килде.
— Бик күркәм чарага җыелдык, аның дәвамлы булуын телим. Әлеге чара барыбызны да берләштерүе белән үзенчәлекле. Хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһка ышанучы һәрбер кеше өч нәрсәне белергә тиеш: җәядән ату, атта атланып йөрү һәм суда йөзү, — диде Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Алабугалыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм үз исеменнән райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов сәламләде:
— Искиткеч матур, бай табигатьле урын бу. Чараның бездә узуына шатланабыз. Йолаларны, тарихны саклап, милли киемнәрдән килгән кешеләрне күрү — икеләтә шатлык. Гореф-гадәтләребезне дәвам итик, — дип теләде ул.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко:
— Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт җәядән ату буенча «Туган батыр» Бөтенроссия турнирын үткәрергә тәкъдим итте. Район башлыгы Рөстәм Нуриев тәкъдимне хуплады. Бүген бирегә Россиянең 10 төбәгеннән килделәр. Турнир беренчесе һәм соңгысы булмас дип өметләнәм. Турнирның дәвам итүен һәм шәһәребез традициясенә әверелүен телим. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга, көн дәвамында турнирга килүчеләргә бер-берсе белән очрашып, аралашып, тыныч күк йөзенә, Алабуга шәһәрчегеннән ачылган матурлыкка хозурлану ошар, — дип әйтте.
Бу искиткеч чара белән катнашучыларны Россия Федерациясенең җәядән ук ату президенты Владимир Ешеев һәм үз исеменнән Очиров Санал Церенович котлады.
— Бу гади спорт чарасы гына түгел. Без гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны данлыйбыз. Турнирны оештыручыларга да рәхмәт җиткерәсем килә, — диде ул.
Ярышларда Дагыстан, Башкортостан, Удмуртия, Әстерхан, Самара өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстанның күп кенә районнарыннан һәм шәһәрләреннән 65 иң яхшы укчы катнашты.
Бу көнне «Туган Батыр» гимны астында балалар төркеменең биюе һәркемгә хуш килгәндер. Тамашачылар һәм катнашучылар алдында Диләрә Мироваева, Тәлгать Зарипов, «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле, Казаннан «Alpar» иҗат коллективы һәм башкалар чыгыш ясады.
— Бүгенге турнирга Башкортостан якташларыбыз килде. Түбән Камадан аларга терәк булыр өчен килдек. Чарада Уфадан якынча 20 укчы катнаша. Бар халык та үз мәдәниятен күрсәтә. Ассамблеяларда милли чаралар булып тора бит. Ә традицион җәядән ату буенча Бөтенроссия турниры барлык кешене дә берләштерә. Бүген биредә төрле милләт кешеләре булуына мин бик шат. Бу рухландыра, — диде «Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары Гали Хәсәнов.
Күрше шәһәр һәм авыллардан килүчеләр дә шактый иде. Түбән Камадан килгән Фәнис Кадыров һәм Михаил Юсупов белән әңгәмә кордык.
— Бу борынгы заман да, хәзерге вакыт та, киләчәк тә түгел. Мондагы әйберләр 1000 ел кичергән. Алар чыннанда заманга сыешмый. Җәя, ук, җәядән ук ату, кул ныклыгы, рух ныклыгы. Бу бит күңел ачу чарасы гына түгел. Бу ризык, синең тормышың, яшәү рәвеше. Җәя һәм ук барысын да үзенә сеңдергән. Үз җиреңне яклау, исән калу да, үтерешләр дә, көч һәм көчсезлекне, гүзәллек һәм никахны. Кеше тормышы мең ел укка бәйле булган. Алабугада моның белән инде берничә ел шөгылләнүчеләр бар. Мәсәлән, Камил абый. Аның өендә иске әйберләр музее бар. Ул хәрби киемнәрне дә үзе тегә. Икенче төрле әйткәндә, сан сыйфатка күчкән. Түбән Камада андый кешеләр булса, турнир бездә үтәр иде, — дип сөйләде Фәнис Кадыров.
Михаил Юсупов та бу чарада булуына шат:
— Менә дигән кичерешләр! Урнашу урыны да бит тарихи! Алабуга яхшы якка үзгәрә. Әле күптән түгел музыкаль форум узды. Сездәге халык бик креатив. Тыңлавы рәхәт. Көтелмәгәнчә. Мин 30-40 ел элекке Алабуганы хәтерлим. Хәзер бу шәһәр Татарстанның мәдәни үзәгенә әверелеп бара. Үткәне, хәзергесе матур һәм киләчәктә дә тагын креатив чаралар булыр дип ышанабыз. Алабуга чәчәк атсын. Аллаһ сакласын үзегезне.
Озак еллар кулларында ук тоткан осталар гына түгел, кечкенәләр дә үзләрен сынап карады. Фәнис Харисов Яр Чаллы шәһәреннән оныклары белән килгән.
— Малайлар әле күптән түгел генә җәядән ук ату белән шөгылләнә башладылар. Турнир турында ишеткәч, катнашырга уйладык. Бик күңелле бара. Бу кадәр кеше җыелыр, укчылар да күп булыр дип дип уйламадык, — диде ул.
Гомумән, ул көнне моңсуланырга урын юк иде. Кайдадыр балалар уйный, кайдадыр килгән кунаклар осталык дәресләре карый.
Илдар Шәйхетдинов инде берничә ел читек тегә. Борынгылардан сакланып калган бу кәсепне яшь буынга тапшыруга ул үзеннән зур өлеш кертә.
— Алабугада да традицион укыту алымнарын файдаланалар. Татарстаннан башка, дөньяда бер җирдә дә болай текмиләр. Ул чорларда Идел буе Болгарында барлыкка килгән ысул. Монда бары үсемлек бизәге генә кулланыла. Табигать элементларын ясаганда, кеше Аллаһы Тәгаләне зурлый. Бу һөнәргә мең елдан артык. Соңгы 4-5 ел эчендә 40 яшькә кадәрге яшьләрнең тамырларына әйләнеп кайтуына сөенәм. Элек ир-атлар әзерлек эшләре алып барса, хатын-кызлар өй шартларында матурлап чиккән. Бу гореф-гадәтләрне бозарга ярамый, — диде Илдар Шайхетдинов.
Җыелган халык ачык һавада Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам кабул итүенә багышланган «Ибн Фадлан» тарихи документаль-нәфис фильм премьерасын карады.
«Туган батыр» җәядән ук ату буенча I Бөтенроссия турниры җиңүчеләре:
«Мастер» (ир-атлар арасында):
Салават Юлбердин (Башкортостан); Айнур Ярмөхәммәтов (Башкортостан);
Хөрмат Таһиров.
«Новички» (ир-атлар арасында):
Раил Галиуллин (Башкортостан); Камил Шәрәфетдинов (Алабуга);
Илһам Мифтиханов (Алабуга).
«Мастер» (хатын-кызлар арасында):
Алия Ишморатова (Башкортстан); Лиана Ихсанова (Башкортостан);
Динә Вәлиева (Башкортостан).
«Новички» (хатын-кызлар арасында):
Анна Стрельник (Казан);
Ольга Гартвич (Самара);
Ләйсән Абдуллина (Уфа).
«Балалар»:
Батыр Хәйретдинов (Башкортостан), Данияр Заһретдинов (Уфа);
Батырхан Гайсин (Башкортостан).
Турнирдан фоторепортажны ВК төркемендә карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев