Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга спортчылары чаңгы ярышлары буенча ТР Беренчелегендә җиңде

Мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында оештырылган Чемпионат Мамадышта узды.

20-21 февральдә Мамадышта инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Безнең шәһәр данын тренер Равил Шәрәфиев җитәкчелегендә 8 кешедән торган команда яклады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә Алабуга спортчылары призлы урыннар яуладылар. 

1 урын — Фелистова Полина (ишетү буенча инвалидлар арасында);
2 урын — Парфенова Ольга (ишетү буенча инвалидлар арасында);
3 урын — Секретарева Ангелина (ишетү буенча инвалидлар арасында).

Татарстан Республикасы Чемпионатында:
3 урын — Зилов Артур (ишетү буенча инвалидлар арасында);
3 урын — Исламов Илназ (ишетү буенча инвалидлар арасында);
3 урын — Тарковский Константин (кат. ЛИН).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев