Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга студенткасы бина янындагы чокырга төшкән баланы коткарган

Бу хәл 10 декабрь кичендә, Шәһәрчек урамындагы 4нче йорт янында булган.

Тәрәзә өчен ясалган бина дивары янындагы тирәнлеккә 3нче сыйныф укучысы егылып төшә. Малай мөстәкыйль рәвештә чыга алмый. Ул ярдәмгә чакыра, ләкин берәү дә җавап бирми. Егылган малайның сыйныфташы да ярдәмгә чакыра. Бу вакытта алар яныннан бер кыз узып барган була. Ул тавышларны ишетеп яннарына килә. Озак уйлап тормыйча, кыз кулын суза һәм малайга аннан чыгарга ярдәм итә. Соңрак ачыкланганча, баланы коткаручы Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте «Дизайн» бүлегенең 4нче курс студенты Алена Кочергина булып чыга. Без әлеге кыз белән элемтәгә кердек, һәм ул безгә баланы коткаруы турында сөйләде.

— 16 сәгать 30 минутлар тирәсендә мин укудан кайтып бара идем. Кинәт Шәһәрчек урамы һәм Нефтьчеләр проспекты киселешендәге йорт янында кемнеңдер ярдәмгә чакыруын ишеттем һәм тавышка таба бардым. Малай егылган урын рәшәткә белән капланмаган иде. Балага 8-9 яшьләр тирәсе кебек тоелды, караңгы булганга тулысынча күрә алмадым. Мин тизрәк аны коткарырга ашыктым. Беренче тапкырдан ук чыгарып булмады, ләкин мин бар көчемне куеп аны коткара алдым. Сабый кып-кызыл, елый, куллары бик каты туңган иде. Әлеге ике малайга да мондый урыннарны урап узырга куштым, — ди Алена.

Бәхеткә, бала зыян күрмәгән. Әлеге факт буенча шәһәр прокуратурасы тарафыннан тикшерү үткәрелгән.

— Прокуратура баланың егылуы турындагы мәгълүматны тикшерде. Укучы төшкән урын канализация люгы түгел, ә подвал тәрәзәсе өчен ясалган тирәнлек. 3нче сыйныфта укыган ике малай алмаш аяк киеме салынган капчык белән уйнаган. Капчык тирәнлеккә төшә һәм малайларның берсе аны алырга аска сикерә, ләкин кире чыга алмый. Балаларның шәхесләре ачыкланды, алар сораштырылды. Подвал бүлмәсе тәрәзәләре өчен ясалган тирәнлекнең рәшәткә белән җиһазландырылмаганлыгы ачыкланды. Шул ук вакытта мондый киртәләү конструкцияләренең булмавы анда чит затларның, шул исәптән балигъ булмаган балаларның тоткарлыксыз үтеп керүенә шартлар тудыра. Бу балаларның тормыш һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, шулай ук объектның террорчылыкка каршы торуын киметә, — дип аңлатма бирде ТР прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Хокук бозуларны бетерү һәм мондый хәлләргә алга таба юл куймау максатыннан, прокуратура «Чаллы» идарәче компаниясе ҖЧҖнә күрсәтмә юллаган. Акт карап тикшерүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев