Алабуга студентлары Алмаз Хәмзин белән очрашты
КФУның Алабуга институты актлар залына мөгаллимнәр, студентлар һәм иҗат сөючеләр җыелды.
Үткән атнаның җомгасында, мәдәният хезмәткәрләре бәйрәме көнне, КФУның Алабуга институты актлар залына мөгаллимнәр, студентлар һәм иҗат сөючеләр җыелган иде. Алар белән очрашуга Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин һәм балалар язучысы, журналист Алмаз Гыймадиев килде.
«Гөлйөзем» җырын, рольгә кереп, алгы рәттә утыручы гүзәл затларга багышлады ул. Бөтен игътибар, сәхнәгә менми генә, тамашачылар каршында чыгыш ясаучы Алмаз Хәмзингә юнәлгән, дөнья борчулары онытылмаса да, уйлар яктырып киткәндәй булды. Җырга кушылып, тел очында гына торган сүзләр күңелгә килә:
«Син булмасаң, бу сөюнең
Барлыгын белмәс идем...»
Көй белән юмор аралашып бара. Алдагысына күчкәнче, Алмаз Хәмзин көлкеле дә, гыйбрәтле дә хәлләрне сөйләп ала.
Безнең буын Мөслим Магомаев башкаруында тыңларга күнеккән «Ты — моя мелодия» яңгыраганда, аның көчле тавышына сокланмый калмаучы булмагандыр.
— Сезгә карыйм да, горурлык хисләре били, — диде ул, яшьләргә мөрәҗәгать итеп. — Сез үзегезгә һәйкәл салырлык кешеләр.
Чыннан да, кеше үз хезмәте, эшчәнлеге белән җирдә эз калдырса, ул үзенә һәйкәл салган кебек була.
Гомумән, яшьләр белән әңгәмә вакытында, ул шигърияттән башлап, катнаш никах мәсьәләсенә дә тукталды. Һәм ни турында гына сөйләмәсен, фикерләрен шигъри юллар белән раслап та барды. Без коммунизмны ышанып төзедек, ди ул, шуңа күрә халәтебез чиста, рухыбыз күтәренке иде. Анысы шулай. Чынлап та, кешедә ышаныч булырга тиеш. Шул ышаныч безне яшәтә. Егетләрне һәм кызларны белемгә өндәве дә бик мөһим.
— Горький кебек, тормыш университетларын үтәргә була, әмма вакытында белем алырга кирәк.
Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр чорда, 1947 елда Түбән Кама районының Ташлык авылында туган малай тумыштан сәләтле булгандыр, тормышта нинди эшкә тотынса да, барын булдыра. Алмаз Наил улының берничә югары белеме бар. Ул Авыл хуҗалыгы институтын, төзүчеләр институтын, педагогия институтын тәмамлаган. Әйтүенә караганда, армиядән кайткач, музыка факультетына укырга кергән. Бу вакытта 26 яше тулып киткән була инде. Ул — үзен эшче һөнәрләрдә дә сынаган кеше, педагогия институтыннан соң мәктәптә укытучы да булып алган. Җырлар, юмор иҗат итә, сәхнә әсәрләре яза. Җырларын үзеннән дә оста башкаручы юк та! Өч бала тәрбияләп үстергән Алмаз Хәмзиннең әле тагын бер җитди эше бар: оныкларын үстерешү.
Мин аннан:
— Тормышка ашмый калган хыялыгыз бармы? — дип сорадым.
— Рәссам булу, — диде ул. — Әни башлангыч сыйныфлар укытучысы иде. Рәсемне оста ясый иде. Мин җаен таптым, рамкалы портретларны әйләндердем дә, рәсемнәр ясадым.
Алабуга институты мөгаллиме Гомәр Даутов очрашу ахырында:
— Яшүсмер вакытта Алмаз абыйның чыгышын күреп, сискәндем. Их, шундый кешеләр белән аралашырга иде, дип теләдем. Менә хәзер хыялыма ирештем. Сәнгать кешеләре белән аралашып яшик, — дип белдерде.
Алмаз Хәмзиннең җырга һәвәслеге бала чагыннан киләдер.
— Безнең авыл яшьләре "Шахта«ны яратып җырлыйлар иде. Кичләрен урам иңлиләр. Илле дүртенче еллар. Без, илле-алтмышлап бала, ияреп киләбез. Җырның сүзләрен белмибез, «шул» дигәнне көтәбез. Мотыйк Рафисләре, Ганиулла абзыйлар «Китә җаныем, китә җаныем» дип башлыйлар. Тегеләр егерме бишләп, без иллеләп, бөтенебез бергә, урамны гөрелдәтеп, «шул» дип куябыз, — дип сөйләде ул, хәтирәләргә бирелеп.
Танылган артист, пародияләр остасы, режиссер Алмаз Хәмзин бу кичтә сорауларга җавап бирде. Алмаз Гыймадиев, өлкән адашы белән әңгәмәгә кушылып, очрашуның музыкаль яңгырашын тәэмин итте.
Гомәр Даутов бу очрашуга «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәдә торучыларны да чакырган иде. Аларның иң яше, студент кыз Эльвина Яхина шундый күренекле кешеләр белән очрашулар үткәрелүенә рәхмәтле булуын әйтте. Ул Алмаз Хәмзинга үзенең беренче шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Без артисттан автографлы журналлар алдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев